"Абыйны җирләгәннән соң өйгә кайттык..
Эчтә шундый бушлык…
Руслан абый искиткеч кеше иде... Аның язмышы бик катлаулы булды... Әнисез калганда әнигә - 10, ә Руслан абыйга нибары 4 яшь булган.
Әтиләрен кулга алганнар. Әнине әниләре ягыннан апасы, ә Руслан абыйны әтиләре ягыннан абыйсы алып киткән, һәм алар төрле гаиләләрдә яшәгән.
Руслан абый күп нәрсәләр аша үтте, барысын да сөйләп тә булмый, мин аның тарихын күз яшьләре белән тыңладым, әмма, бернигә дә карамастан, ул үзенең изге күңелен, намуслылыгын гомеренең ахырына кадәр саклап кала алды...
Мин һәрвакыт синең белән горурланырмын, Руслан абый!".