+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
6 Май 2025, 04:42

"Яу кырында туганлашмый булмый"

Яугирләр анда бер-берсенә иңен куя, үлемнән коткара.

"Яу кырында туганлашмый булмый""Яу кырында туганлашмый булмый"
"Яу кырында туганлашмый булмый"

Якташыбыз, кече сержант Рәдиф Нуриәхмәтов махсус хәрби операция зонасында дошман дронын юк иткән һәм яраланган иптәшен коткарган. Русия солдатының батырлыгы турында Оборона министрлыгы хәбәр иткән.

Хәл болай булган: Нуриәхмәтов хезмәттәше белән элемтә аппаратурасын ремонтлаган. Бу вакытта аларга ике FPV-дрон һөҗүм иткән. Сержант Нуриәхмәтов, тиз һәм төз атып, бер беспилотникны юк иткән.

“Икенче беспилотник солдатлар янына төшеп шартлаган, нәтиҗәдә, Рәдифнең хезмәттәше ярчыклы җәрәхәтләр алган. Сержант Нуриәхмәтов, тактик медицина күнекмәләрен кулланып, аңа тиешле ярдәм күрсәткән”, – дип язалар Оборона ведомствосы сайтында.

Хезмәттәшенә беренче медицина ярдәме күрсәткәч, Нуриәхмәтов элемтәне тергезгән һәм иптәшен эвакуация зонасына илткән. Кече сержант тырышлыгы белән Русия армиясе отышлырак позицияләргә алга күчкән, ә дошман шактый югалтулар кичергән.

Фото: Оборона министрлыгы сайтыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас