+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 Май 2025, 04:47

Ут астыннан исән чыккан

Иптәшләрен дә коткарган. Сержант Артур Хисмәтуллинның батырлыгы турында үзәк телевидение сөйләде.

Ут астыннан исән чыкканУт астыннан исән чыккан
Ут астыннан исән чыккан

Артур Хисмәтуллин БМП командиры булып хезмәт итә. Аңа шәхси составны Русия гаскәрләренең мөһим юнәлештә алып барган бәрелешләр урынына илтеп кую бурычы бирелә.

Хәрби машинасын әзерләгәннән соң, Артур штурм төркеме белән билгеләнгән ноктага юллана. Урман полосасында ул коралланган дошман пехотасын күрә. Сержант, тиз арада хәлне аңлап алып, нацистларны юк итә.

Дошман уты астында ул, пехотаны каплап, десант төшерә. Аннары, БМПсын ут астыннан чыгарып, үз районына кайта.

“Аның батырлыгы һәм кыю гамәлләре штурм төркеменә отышлы позицияне югалтуларсыз яулап алырга ярдәм итә”, - диелә Оборона министрлыгыннан алынган хәбәрдә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас