+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 Май 2025, 05:50

Коткаручылар яугирләр гаиләләренә ярдәм итә

Сибайда махсус хәрби операциядә катнашучы яугирнең әнисенә ярдәм иткәннәр.

Коткаручылар яугирләр гаиләләренә ярдәм итәКоткаручылар яугирләр гаиләләренә ярдәм итә
Коткаручылар яугирләр гаиләләренә ярдәм итә
СВОда катнашучы солдатның әнисе Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетының зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Һәм алар аның йорт яны территориясен төзекләндергән: коры ботакларны, төзелеш чүп-чарын җыештырган һәм ишегалдын чистарткан.

"Коткаручылар буш вакытларында ветераннар һәм СВОда катнашучылар гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Мондый ярдәм - гамәли ярдәм генә түгел, ә бүген илебез сагында торучыларның гаиләләренә хөрмәт, рәхмәт һәм теләктәшлек билгесе дә", — дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Телеграм-каналында.

Фото: комитетның Телеграм-каналы

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас