+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
12 Мая 2025, 05:26

Көчле рухлы “Жасмин”

Махсус хәрби операция зонасында яралы яугирләргә ярдәм күрсәтүне ул үзенең мөһим бурычы дип саный

Күптән түгел Аскын районының Үрмияз авылы мәктәбендә Батырлык дәресе үтте. Анда якташыбыз, кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция яугир-фельдшеры Гөлназ Гатауллина катнашты.

“Жасмин” позывнойлы ханым 2023 елның ноябреннән алып махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә һәм яраланган яугирләргә медицина ярдәме күрсәтү буенча мөһим бурыч башкара. Безгә аның белән Батырлык дәресеннән соң аралашу мөмкинлеге тиде.

Иң тәүдә: “Ни өчен “Жасмин” позывноен сайладыгыз?” – дип сорадым.

– Без Екатеринбургтан Дондагы Ростовка очканда, командир үзебезгә позывной сайларга кушты. Мин хәтта уйлап та өлгермәдем, ул миңа: “Син “Жасмин” булачаксың. Ул, Гөлназ исеме кебек, нәфис чәчәкне аңлата”, – диде. Шулай итеп, мин “Жасмин” булып киттем, – диде фельдшер.

Чынлап та, ул бит “Жасмин”. Изге күңелле, мөлаем, аралашучан, аңардан яктылык һәм җылылык сирпелә. Гомерләр сагында торучы якташыбыз безнең. Ул балаларга яугирләрнең хәрби хезмәте, авыр шартларда кешелекле булып калуның ничек мөһим икәнлеге турында сөйләде. Хәрби мәлләр, яудашларының батырлыгы һәм каһарманлыгы турында бәян итүе күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.
Моннан тыш, “Жасмин” ватанпәрвәрлек темасына кагылды. Кискен хәлләрдә тынычлык саклау һәм карарларны тиз кабул итү мөһимлеген билгеләде. Аның ярдәме солдатлар өчен бәяләп бетергесез һәм ул мөһим бурыч башкаруы белән чиксез горурлана.

Гөлназ Хәлим кызының әнисе Галия апа – Урмияз авылыннан. Гомеренең күп өлешен Караидел районында яши һәм эшли. Биш ел элек районыбызның Кубияз авылына күченеп кайта. “Жасмин” Караидел районының Иске Акбүләк авылында туып-үсә. Урындагы мәктәпне тәмамлый, Екатеринбург шәһәрендә медицина белеме ала. Контракт төзегәнгә кадәр Екатеринбург шәһәренең өлкә клиник балалар дәвахәнәсендә палата шәфкать туташы булып хезмәт сала: уколлар куя, анализга кан ала, планлы хирургия бүлегендә пациентларның яраларын бәйли.

2023 елның ноябрендә Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Аңа кече сержант званиесе бирелә. Бүген Жасмин Кызыл Лиман юнәлешендәге алгы сызыкта 3нче мотоукчылар батальонында медицина взводында хезмәт итә.
– Холкым буенча мин тәвәккәл, максатыма ныклы барам. Бу миңа, мөгаен, әнием ягыннан карт дәү әтием Әкрам Сагзетдиновтан күчкәндер. Ул Бөек Ватан сугышында катнаша. Фронттан бер аяксыз кайта, әмма тормышта югалып калмый, арытаба яшәргә, балалар үстерергә көч таба. Аның кыю һәм чыдам булуы – минем өчен чын рухи көч үрнәге. Махсус хәрби операция башлангач, читтә кала алмадым. Яугирләребезгә ярдәм күрсәтергә карар иттем. Беренче көннәрдә бик авыр булды: яңа кешеләр, яңа урын. Шунда ук корал, бронежилет бирделәр һәм алар белән кулланырга өйрәттеләр. Без блиндажда яшибез, анда ут астында яугирләргә ярдәм күрсәтәбез. Экстремаль шартларда ел ярым хезмәт итү вакытында стрессны җиңәргә, игътибарны тупларга һәм үз эшемне төгәл башкарырга өйрәндем, чөнки пациентның сәламәтлеге һәм гомере хәрби медикларның шушы сыйфатларына бәйле, – ди “Жасмин”. – СВО шартларында медицина ярдәме күрсәтү берничә этаптан тора. Яралыларны эвакуацияләү өчен элегрәк мин дә хәрби бәйләнеш линиясенә чыга идем. Хәзер анда, башлыча, ир-егет фельдшерлар эшли.

Безнең бурыч – солдат исән калсын өчен яраларын бәйләү, кан агуны туктату, беренче ярдәм күрсәтү. Шушы эшләрне тиз башкару – уңыш нигезе, ә вакытны югалту кеше гомеренә торырга мөмкин. Бу югары квалификация һәм экстремаль шартларда эшли белүне таләп итә. Аны “Алтын сәгать” дип атыйлар. Аннары, хәлләре тотрыклылангач, яугирләрне якындагы госпитальләргә озатабыз, анда алар белән тар белгечләр шөгыльләнә, кирәкле дәвалау һәм операцияләр үткәрә.
Яралыларны эвакуацияләүнең төгәл төзелгән системасы яугирләр арасындагы югалтуларны киметергә һәм аларның терелүенә ышанычны арттырырга ярдәм итә. Бу чылбырның һәр звеносы – яраланганнан алып госпитализациягә кадәр – хәлиткеч әһәмияткә ия, ә алгы сызыкта вакытында күрсәтелгән медицина ярдәме гомерләрне саклап калуда мөһим роль уйный.

“Жасмин” кыска вакытлы отпускта әнисе, ике кызы янында булуына бик бәхетле. Аның әйтүенчә, мондый отпуск көч һәм якыннар белән аралашудан канәгатьлек бирә.

Шулай ук Батырлык дәресендә Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан Азат Әхмәтҗанов һәм Ирек Вилданов та чыгыш ясады. Алар армиядәге хезмәтләре һәм хәрби юллары турындагы хатирәләр белән бүлеште. Ветераннар вакыт үтү белән хәрби технологияләрнең ничек үзгәрүе, ничек сугышулары турында бәян итте: әгәр дә элек автоматлар өстенлек итсә, хәзер яу кырында актив рәвештә очучы аппаратлар һәм дроннар кулланыла. Бу хәрби хәрәкәтләрнең характерын һәм стратегик планлаштыру алымнарын җитди үзгәртә. Ветераннар армиядә хезмәт итү, гражданлык һәм хәрби бурычларны намуслы үтәү, ил иминлеген саклау һәм аның хәвефсезлеген тәэмин итү мөһимлеген ассызыклады.
Батырлык дәресе җылы, дустанә мохиттә үтте. Каһарманлык һәм Ватанга сөю – чын патриот һәм Русия гражданы сыйфатлары икәнлеген балалар анык мисалда күрде.

“Жасмин”га җиңел булмаган хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын! Һәм махсус хәрби операциядә катнашкан барлык яугирләргә дә исән-имин Җиңү белән өйләренә кайтырга язсын!

Наилә Имаева.
Аскын районы.

Читайте нас