

Әйтик, 2024 елда “СВОими глазами. Страницы спецоперации" исемле китабында Башкортстан журналистлары СВО территориясендә булганнан һәм сугышчылар белән аралашканнан соң алган тәэсирләре белән уртаклашкан.
«Башкорт халык әкиятләре» аудиопроекты дөнья күргән, анда бер әсәрне Миңнегали Шәйморатов исемендәге беренче башкорт батальоны сугышчылары яңгыраткан.
Быел республикада туып-үскән «Русия Герое» исеменә лаек булган кешеләр турында «СВО истәлеге» һәм башкорт телендә аудиоязма белән «Дорогами героев» китаплары чыгачак.
Башкортстанда китап бастыру эше «Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында алып барыла.
Узган ел республиканың барлык мәктәпләре өчен 79 уку басмасы һәм 62 уку-укыту булмаган (нигездә — нәфис) әдәбият басмасы чыгарылган.
Тулырак: https://resbash.ru/news/obshchestvo/2025-05-12/v-bashkirii-gotovyat-k-publikatsii-knigi-o-podvigah-uchastnikov-svo-4231545
Альберт Заһиров фотосы.