+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
16 Май 2025, 09:30

Якташларыбыз Җиңү парадында катнашты

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парадта катнашты. Анда Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон хәрбиләрен – “Кот” һәм “Бандит” позывнойлы сугышчыларны җибәргәннәр.

Якташларыбыз Җиңү парадында катнаштыЯкташларыбыз Җиңү парадында катнашты
Якташларыбыз Җиңү парадында катнашты

“Кот” позывнойлы сугышчы – Виталий Уфадан. Русия Оборона министрлыгы белән контрактны туган шәһәренең Орджоникидзе районында 2022 елда имзалаган. Башка барлык сугышчылар кебек үк, илнең оборона ведомствосы белән килешүгә имзаны йөрәк кушуы буенча куйган. Ватанга куркыныч янаганда читтә кала алмаган.


– Минем хәрби белемем юк. 2017-18 елларда хәрби хезмәт үттем. Шәйморатов исемендәге батальонга солдатлар җыю турында белдерү күрдем һәм минем урыным шунда икәнлеген аңладым. Хәзер хәрби әзерлек буенча инструктор булып хезмәт итәм. Полигонда яңа килгән егетләрне хәрби күнекмәләргә өйрәтә-
без, – диде сугышчы.


Виталий әйтүенчә, яңа хәрбиләр батальонга җиңүгә үз өлешен кертү өчен килә. “Кот” сүзләренчә, аларның күзләре яна һәм түземсезлек белән беренче хәрби заданиегә чыгуны көтә.


– Без егетләргә сугышларда тупланган тәҗрибәне бирәбез, барлык күнекмәләрне дә өйрәтергә тырышабыз. Яугирләр сугыш шартларында теләсә нинди хәлләргә әзер булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Башкортстаннан гына түгел, бөтен Русиядән контрактчыларны өйрәтәм. Вакыт булганда, кичләрен бер-беребезгә туган як турында сөйлибез. Аларның күбесе махсус хәрби операция тәмамланганнан соң республикабызга килергә, мәдәниятебез белән танышырга тели. Башкортстан егетләрен бик кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр, – ди сугышчы.


Виталий сугышчан бурычларны яхшы үтәгән өчен Жуков медале, Суворов, “Сугышчан батырлыклары өчен”, Шәйморатов, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән. Моннан тыш, ул ике тапкыр – Батырлык орденына, шулай ук, “Батырлык өчен”, “Ватан алдындагы казанышлар өчен” медальләренә тәкъдим ителгән.


– СВО зонасында сугышчылар батырлыкны кайвакыт көненә берничә тапкыр эшли. Белүемчә, берен
че Жуков медален авыр яраланган иптәшемне ут астыннан алып чыккан өчен алдым, – ди “Кот”.
– Җиңү парадында катнашу өчен күп сугышчыларны тәкъдим иттеләр. Ләкин аларның барысы да сайлап алуны уза алмады. Мондый дәрәҗәдәге чараларга эләгү җиңел түгел, күп инстанцияләрне узарга кирәк һәм һәр нәрсәдә бик яхшы күрсәткечләр булырга тиеш. 9 майда Кызыл мәйданнан барганда, кайчандыр безне саклаган бабам турында уйладым. Ул дүрт сугышны узган. Кызганычка каршы, миңа аны күрергә туры килмәде. Һәм, әлбәттә, Русия өчен шундый мөһим көндә армиябезне тәкъдим итә, ветераннарга хөрмәт күрсәтә алуым белән горурланам. Дошманнарыбызга безнең никадәр көчле һәм беркайчан да булмаганча бердәм булуыбызны күрсәттек, – диде Виталий.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас