Моның өчен республиканың Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Башкортстан Хөкүмәте арасындагы республика килешүенә тиешле өстәмә килешү әзерләнгән.
Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова билгеләп үткәнчә, документ махсус хәрби операциядә катнашучы хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль яклану чараларын камилләштерүне күздә тота.
- Өстәмә килешү махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль-хезмәт гарантияләрен киңәйтә. Мәсәлән, инвалидларны эшкә алу өчен квоталар, махсус эш урыннары булдыру, хезмәт өчен лаеклы түләү билгеләү белән бәйле нормалар һәм йөкләмәләр беркетә. СВО катнашучылары һәм аларның якыннары хезмәткәрләр штатын кыскарту вакытында эштә калдыруга өстенлекле хокуклардан файдаланачак, сынау срогыннан башка эшкә алыначак, гаилә әгъзасы – хәрби хезмәткәр белән бер үк вакытта ял алырга, эш бирүче белән килешү буенча өстәмә ял көннәренә һәм башка преференцияләргә хокуклы булачак, — диде Ленара Иванова.
Әгәр эш бирүченең финанс мөмкинлекләре бар икән, ул СВОда катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына бер мәртәбә түләү бирү турында пунктны күмәк шартнамәгә кертергә, шулай ук хезмәткәрләр гаризасы буенча өстәмә түләүле отпуск һәм башка ярдәм чаралары бирергә мөмкин.
Фото: "Башинформ"