+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
19 Май 2025, 04:30

"Туган ил һәм якыннар - иң изге төшенчәләр"

Туймазы шәһәренең 6нчы мәктәбендә СВОдан ялга кайткан хәрби хезмәткәр 5нче сыйныф укучылары белән очрашты.

"Туган ил һәм якыннар - иң изге төшенчәләр""Туган ил һәм якыннар - иң изге төшенчәләр"
"Туган ил һәм якыннар - иң изге төшенчәләр"
Бу сыйныфта аның кызы да укый. Яугир аны ярты ел күрмәгән. "Турист" позывнойлы сугышчы СВОда ел ярым хезмәт итә, ул анда үз теләге белән киткән.

- Ел ярым хәрби хәрәкәтләрдә без тыныч тормыш ыгы-зыгысыннан биздек, тормышта хәзер башка кыйммәтләр, - ди "Турист". – Туган ил, туганнарым һәм якыннарым - кешенең иң кадерле нәрсәсе шулар икәнен аңладым. Шуңа күрә өйдә барысы да тәртиптә, туганнарыбыз исән-сау икәнен беләсе килә.

Ул балаларга уку елын уңышлы тәмамлауларын һәм җәйге каникул вакытында сыйфатлы ял итүләрен теләде, - дип яза "Туймазы хәбәрләре".
 
Рәхмәт йөзеннән бишенче сыйныф укучылары көрәшчегә «Плетем Победу» волонтерлар клубы ясаган тепловизион одеял тапшырган.

Фото: "Туймазы хәбәрләре".

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас