+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 Май 2025, 07:22

Хакимияттән - алгы сызыкка!

Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте хезмәткәре үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән.

Хакимияттән - алгы сызыкка!Хакимияттән - алгы сызыкка!
Хакимияттән - алгы сызыкка!

Идарәдә ул ике елдан артык эшләгән һәм коллегаларының хөрмәтен югары квалификацияле белгеч буларак яулаган. Шушы көннәрдә ул хәрби ведомство белән контракт төзегән. Бу турында район җитәкчесе Рөстәм Хәмитов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хезмәткәрнең мондый адымы коллектив өчен көтелмәгән хәл булган. Социаль челтәрләрдәге битендә район башлыгы аның идеясен хуплавын белдергән һәм дәүләт өчен шушы авыр чорда СВОга китүен ул үзенең гражданлык бурычы дип санавын билгеләп үткән.

"Коллегабызның бу гамәле хөрмәт һәм соклану уята. Аңа хезмәтендә уңышлар телим", - дип язган Рөстәм Хәмитов.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас