Агымдагы елда төбәктә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла. Төп оешмалар – Башкортстанның Кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды, Милли мониторинг һәм аналитика үзәге һәм " Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы – көчләрен берләштерде һәм хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.
26 майда Уфада «Хәтер ноталары” дип аталган музыкаль хәйрия кичәсе узачак. Концертта Бөек Ватан сугышы чоры җырлары яңгыраячак. Башкаручылар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар булачак.
Башкортстанның Кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды генеральный директоры Элиана Сәетова сүзләренчә, хәйрия аукционы планлаштырылган. Җыелган акчалар ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларына тотынылачак.
Шулай ук төбәктә «СВОи новые возможности» дип аталган белем бирү бизнес-программасын эшләтеп җибәрәчәкләр. Ул 2,5 айга исәпләнгән, кимендә 500 кешене колачлый һәм бизнесның 24 перспектив юнәлеше буенча практик өйрәтүне, остазлыкны һәм сәүдә базарына чыгарга ярдәм итүне үз эченә ала.
«Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина сүзләренә караганда, якын киләчәктә СВОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын әзерләү программаларын башлап җибәрү планлаштырыла. Программалар үз эшләрен булдыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Аңа тагын эшкуарлык башлангычларына ярдәм итүгә һәм бизнес-берләшмәләр белән очрашуга юнәлтелгән чаралар керәчәк.
Барлык проектлар да Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырыла.