+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
25 Май 2025, 05:15

Волонтерлар СВО сугышчыларына 8 дрон тапшырды

Благовещен районы волонтерлары СВОда катнашучыларга 8 дрон тапшырды.

Волонтерлар СВО сугышчыларына 8 дрон тапшырдыВолонтерлар СВО сугышчыларына 8 дрон тапшырды
Волонтерлар СВО сугышчыларына 8 дрон тапшырды
Алар артыннан шәхсән «Бурый» позывнойлы сугышчы килгән, дип хәбәр итте район башлыгы Анна Карабанова социаль челтәрләрдә.

- Бу дроннарны сугышчылар заказы буенча «Ведьма» волонтерлык төркеме егетләре җыйган. Халык һәм эшкуарлар ярдәме белән алар СВО зонасына барлыгы 13 дрон җыйды һәм озатты, барысы да — якташларыбыз өчен. Соңгы дроннар ташлау системасы белән тәэмин ителгән, шуңа күрә аларны күп тапкырлар кулланырга мөмкин.

«Бурый» белән июньдә безнең мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар конвой китерү турында фикер алыштык. Посылкалар әзерләячәкбез һәм җиһазлар сатып алачакбыз. Беренче чиратта, бу дроннар һәм генераторлар. Әгәр кемдә дә булса СВО зонасында егетләр көнкүреш ихтыяҗлары өчен үзгәртә алачак автомобильләр бар икән, шулай ук кабул итәргә, тәртипкә китерергә һәм безнең сугышчыларга җибәрергә әзер булачакбыз, — ди Анна Карабанова.

«Бурый» сүзләренчә, Благовещеннан пилотсыз очкычлар инде сугыш кырында үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәткән.

- Дроннар белән идарә итү белән турыдан-туры шөгыльләнүче сугышчылар бу "кошчыклар"ны бик яхшы диләр. Шуңа күрә без «Ведьма» волонтерлык төркеме белән даими элемтәдә торабыз. Якташларыбызның безгә ярдәм итүе бик шәп. Теләсә кайсы вакытта без кирәкле характеристикалы дроннарга заказ бирә алабыз. Хәзер вәзгыять безнең контрольдә, һәм кайбер урыннарда без шактый алга киттек, - дип сөйләде "Бурый".

Фото: "Башинформ" агентлыгы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас