Ватанны саклауга беренче булып гаилә башлыгы Шамил Биктимеров баса. Бүген ул илнең яңа төбәгендә махсус операция бурычларын батырларча үти. Шамил озак еллар буе Прибельскидагы шикәр заводында эшләгән. Соңрак Русиянең төрле төбәкләрендә вахта ысулы белән эшли.
Кече улы Данил 2023 елның июлендә армиядә хезмәт узганнан соң шулай ук кыю адым ясый: ул илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм хәзер Әрмәнстан территориясендә хезмәт итә. Өлкән улы Фатих Калининград өлкәсендә армиядә хезмәт иткәндә Мәскәүдә үткән Җиңү парадында яугирләр гаиләсе вәкиле буларак катнаша. Хәзер ул Себердә вахта ысулы белән эшләп йөри.
Сугышларның берсендә 49 яшьлек Шамил Биктимеров яраланган. Бүген гаилә башлыгы яңадан сафка баскан һәм Ватаныбызны саклавын дәвам итә.
Фото: Башинформ