Фикер алышуның төп темасы - адаптив физкультура һәм спортны үстерү. Үз чыгышында Русия Президенты ассызыклаганча, бу юнәлеш сәламәтлек торышы чикле кешеләргә актив тормыш, турнирларда һәм ярышларда катнашу өчен күбрәк мөмкинлекләр ачарга ярдәм итәчәк.
- Билгеле булганча, спорт һәрвакыт кешегә физик, психологик, социаль ярдәм күрсәтүнең, аны тормышка ашыруның мөһим ресурсы булды һәм булып кала. Һәм бу ресурс аеруча кайгыртуга, дәүләт тарафыннан югары игътибарга мохтаҗлар файдасына нәтиҗәле эшләргә тиеш, - диде Владимир Путин. - Бездә 11 миллионга якын граждан сәламәтлек, инвалидлык буенча теге яки бу чикләүләр белән очраша, шуның 7 миллионнан артыгының спорт белән шөгыльләнү өчен медицина каршылыклары юк. Киресенчә, күпләргә ул хәтта сәламәтлеген тергезү һәм ныгыту, авыруга карамастан, тулы канлы тормыш алып бару өчен тәкъдим ителгән.
Дәүләт башлыгы спорт объектлары инфраструктурасына аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
- Русиядә алар 370 меңнән артык, әмма әлегә мондый объектларның 10 проценттан кимрәге сәламәтлек торышы чикле кешеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле махсус җиһазларга ия, – дип билгеләп үтте Владимир Путин. - Агымдагы ел ахырына кадәр барлык спорт корылмаларына инвентарлаштыру төгәлләнергә тиеш, йомгаклар буенча – аларны модернизацияләү, капиталь ремонтлау һәм җиһазлау планы эшләнде. 2030 елга шулай ук махсус җиһазларга һәм инвентарьга ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелергә тиеш.
Мөһим бурычлар арасында - махсус хәрби операция ветераннарына спорт белән шөгыльләнү өчен киң мөмкинлекләр булдыру.
- Алар тыныч тормышка кайта - кайчак авыр сугыш яраларыннан соң. Беләм, аларның күбесе даими рәвештә спорт белән шөгыльләнеп кенә калмыйча, милли командалар әгъзасы да булып, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша, батырлыклары белән илһамландыра, башкаларга үрнәк күрсәтә, – диде Владимир Путин.
Русия Президенты 2030 елга кадәр һәм киләчәктә 2036 елга кадәр адаптив спортны һәм адаптив физик культураны үстерү концепциясен, шулай ук тиешле чаралар планын эшләргә йөкләде.
Владимир Путин спортның адаптив төрләре буенча тренерлар, инструкторлар һәм табиблар хезмәтен лаеклы тәэмин итү, бу өлкәдә кадрлар потенциалын көчәйтү, паралимпиячеләргә, сурдлимпиячеләргә, аларның остазларына халыкара ярышларда җиңгән өчен түләүләрне арттыру, Русиянең протез-оропедия эшләнмәләре җитештерүчеләренә ярдәм итү зарурлыгын билгеләп үтте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган 5 713 спорт корылмасы эшли. Республиканың 811 тернәкләндерү үзәгендә һәм физкультура-спорт оешмаларында 46 меңнән артык кеше адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Ел саен 230 дан артык спорт чарасы, спортның дүрт төре буенча комплекслы спартакиадалар, инвалидлар спорты декадалары уза.
Республикада 16 Паралимпия һәм Сурдлимпия дисциплиналары үсеш ала: җиңел атлетика, йөзү, дзюдо, чаңгы узышлары, биатлон, фехтование, пауэрлифтинг, өстәл теннисы, коляскаларда теннис, тау чаңгысы спорты, шахмат, бадминтон, велоспорт, ядрә белән ату.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.