

Республикабызда СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләрендә һәрдаим ярдәм күрсәтелеп тора. Шул исәптән яралардан дәваланучыларга да.
«Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина әйтүенчә, ил җитәкчелеге тарафыннан СВОда катнашучыларга ярдәм буенча колачлы эш җәелдерелгән.
"Республикада фондның филиалы эшли башлаган көннән бирле без сугышчыларга даими ярдәм итәбез. Гомумән алганда, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм югары дәрәҗәдә оештырылды. Барлык гамәлләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз контролендә тота. Аның көндәлегендә СВО мәсьәләләре һәрвакыт беренче урында тора. Бүген республикада гамәлгә ашырылучы 40тан артык ярдәм чаралары белән сугышчылар файдалана алсын өчен без барысын да эшлибез", - ди Гөлнур Колсарина.
Фото: "Башинформ"