

Яугирләр, шулай ук, радиоэлектрон көрәш өчен җиһазлар (РЭБ), җыелма бокслар, маскировка челтәрләре, хатын-кызлар гвардиясеннән азык-төлек, туганнарыннан посылкалар, одеяллар һәм эчәргә яраклы су алды. Моннан тыш, йөк составына Тәтешле районы укучылары эшләгән шевроннар да кергән.
Фәнур Рәфис улы гуманитар ярдәм чарасының бәясе миллион сумга якын булуын билгеләп үтте.
"Бу кыйммәтле әйберләр безнең ил һәм дөнья иминлеген яклаучылар өчен бик мөһим. Гуманитар ярдәм җыюда М. Шәйморатов исемендәге "Махсус хәрби операция һәм волонтерлар" штабы, шулай ук районыбыз халкы актив катнашты", — дип сөйләде муниципалитет җитәкчесе.