Хәрби хезмәткәр билгеләп үткәнчә, аның өчен Ватанга хезмәт итү һәм ил мәнфәгатьләрен яклау зур дәрәҗә.
- Җиде ай элек мин үз илемә ярдәм итү һәм аны җиңүгә якынайту өчен үз теләгем белән хәрби хәрәкәтләр зонасына киттем. Мин моның никадәр авыр булуын тойдым. Һәр көн - хәвефле һәм аерым батырлык. Минем төп шатлыгым – җиңүгә шәхсән үз өлешемне кертә алуым.
Безнең солдатлар - чын геройлар. Аларның һәрберсендә сугышчы рухы бар, - диде Артем Баймөхәммәтов.