+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
3 июнь 2025, 08:50

Эшкуарлар да җиңүне якынайтуга мөһим өлеш кертә!

Уфада Эшкуарлык атнасы кысаларында музыкаль хәйрия кичәсе узды.

Эшкуарлар да җиңүне якынайтуга мөһим өлеш кертә!Эшкуарлар да җиңүне якынайтуга мөһим өлеш кертә!
Эшкуарлар да җиңүне якынайтуга мөһим өлеш кертә!
 Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган чарада Башкортстан Хөкүмәте җитәкчелеге, министрлыклар һәм ведомстволар, эшлекле һәм бизнес берләшмәләре вәкилләре катнашты.

– Ил өчен хәлиткеч чорда төбәк халкы Ватанны яклауга басты. Бөек Ватан сугышы барышында 229 Башкортстан кешесе Советлар Союзы Герое булды, 6 батырыбызга соңыннан Русия Федерациясе Герое исеме бирелде, ә 47се – Дан орденының тулы кавалеры, – дип билгеләде сәламләү сүзендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. – Безнең көннәрдә махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен 13 якташыбыз Русия Герое исеменә лаек булды.
Андрей Назаров Башкортстан эшкуарларының гуманитар ярдәм оештыруда зур булышлык күрсәтүен билгеләде.

– Бүген республикада СВОда катнашучыларның гаиләләренә һәм сугышчыларның үзләренә ярдәм итүнең 43 чарасы гамәлдә, – диде Андрей Назаров. – Сугышчыларны тыныч тормышка кайтару өчен лизинг ярдәме күрсәтү буенча ставкалар киметелгән микрозаймнарны күздә тотучы махсус программа эшләнде. Төбәк гарантия фонды тарафыннан ташламалы ставкалы поручительлек практикасы кертелгән, ә “Минем бизнес” үзәге остазлык механизмын эшләтеп җибәрде.
Чыгышы ахырында Андрей Назаров музыкаль кичәдә катнашучыларны Русиянең Эшкуарлар көне белән котлады, уңышлар һәм яңа проектларның гамәлгә ашырылуын теләде.

Проект 500ләп эшкуарны, ветераннарны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, республика министрлыклары һәм ведомстволары, эшкуарлыкны яклау оешмалары, Башкортстан бизнес-берләшмәләре җитәкчеләрен, волонтерларны, башкала халкын һәм кунакларны бер залга җыйды.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас