+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
3 июнь 2025, 08:23

Кичә – педагог, бүген - яугир!

Махсус хәрби операциядә катнашучы, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан медаль белән бүләкләнгән Артем Баймөхәммәтов чыгышы белән Стәрлетамактан.  

Кичә – педагог, бүген - яугир!Кичә – педагог, бүген - яугир!
Кичә – педагог, бүген - яугир!

Оборона министрлыгы белән контрактка кул куюга кадәр ул педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнгән. Бу хакта Стәрлетамак хакимияте башлыгы Эмиль Шәймәрданов социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

"Артем белән шәхсән танышмын. Хәзер ул кыска вакытлы ялда. Без очрашу вакытында Артем белән аралаштык. Ул хезмәтнең ничек узуы, килеп туган агымдагы мәсьәләләр турында сөйләде. Ул Донецк юнәлешендә хезмәт итә. Контракт төзелгәнче Стәрлетамакның иҗтимагый тормышында актив катнашты, педагог-психолог эшен волонтерлык белән бергә алып барды, шуңа күрә үз Ватанына ярдәм итү һәм кирәкле булу — Артемның канында", - дип билгели Эмиль Шәймәрданов.

Башкортстанда Оборона министрлыгы белән килешү төзүчеләрнең барысына да башта - 2 миллион сум, аннары 210 мең сумнан башлап айлык хезмәт хакы түләнә. Моннан тыш, республикада 40тан артык ярдәм чарасы гамәлдә.

Фото социаль челтәрдән.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас