+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
6 июнь 2025, 09:55

Аталы-уллы алгы сызыкта!

Тыйнаклык – Кырмыскалы районының Сарт-Чишмә авылы егете, махсус хәрби операциядә катнашучы Шамил Биктимеровның төп сыйфатларының берсе.

Аталы-уллы алгы сызыкта!Аталы-уллы алгы сызыкта!
Аталы-уллы алгы сызыкта!
Яу яланында күрсәткән батырлыклары, бихисап хәрби бүләкләре турында ул сөйләргә яратмый. Ә менә уллары Фатыйх һәм Данил турында зур теләк һәм аерым горурлык хисе белән сөйли.

Кече улы Данил, армия хезмәтен тутырып кайткач, 2023 елның июль аенда кыю адым ясый – Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, бүген Әрмәнстан территориясндә хезмәт итә. Өлкән улы Фатыйх Калининград өлкәсендә хезмәт иткән вакытта Мәскәү шәһәрендә узган Җиңү парадында катнашкан. Бүген ул Себер якларында вахта ысулы белән эшләп йөри.
 
Уллары – чынлап та әтисенең горурлыгы, алар намус белән хезмәт итә, башкарган эшләренә зур җаваплылык белән карый.

Шамил Камил улы үзе хезмәт биографиясен Прибельский авылындагы шикәр заводында башлый. Аннары Русиянең төрле төбәкләрендә вахта белән эшли. Ләкин 2023 елның мартында тормышында кискен борылыш ясый – илебез сагына басарга карар итә һәм Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Әзерлек үткәннән соң, Русиянең яңа төбәкләренә озатыла. Каты яуларның берсендә ул яралана. Ярасы төзәлеп, сәламәтләнү белән ул янә сафка баса.
49 яшьлек якташыбыз бүген дә алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшә. Үзенә һәм улларына, шулай ук барлык яугирләргә ныклы сәламәтлек һәм тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас