+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 июнь 2025, 10:00

“Яугирләребез безнең аналарча хәстәрлеккә мохтаҗ”

Каһарман яугирнең Луганск госпиталендә ике атна волонтер булып эшләп кайткан тол хатыны үзенең үрнәгенә иярергә чакыра

“Яугирләребез безнең аналарча хәстәрлеккә мохтаҗ”“Яугирләребез безнең аналарча хәстәрлеккә мохтаҗ”
“Яугирләребез безнең аналарча хәстәрлеккә мохтаҗ”
Башкортстанның Малтабарлык һәм туризм министрлыгы каршында оешкан “Беренче тирмә” хатын-кыз волонтерлар проекты турында хәзер инде республикада да, илдә дә яхшы беләләр. Ул гамәлгә ашырыла башлаганнан алып, 80нән артык гүзәл затыбыз 13 төркем составында Луганск госпитальләрендә дәваланучы яугирләргә ярдәм итеп кайтты. Алар – 28 районнан төрле яшьтәге медиклар, укытучылар, дәүләт хезмәтендәгеләр, журналистлар, малтабарлар һәм башка һөнәр ияләре.

Министрлык җитәкчесе Зөһрә Гордиенко башлангычы белән булдырылган проектка үткән елның ноябрендә старт бирелде. Билгеле булуынча, әлеге волонтерларның яртысы – СВОда һәлак булган батырларыбызның тол хатыннары, туганнары, әлеге вакытта сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның якыннары, газизләре. Алар анда яралы яугирләр палаталарында кизү тора, пациентларны процедураларга йөртә, яугирләрне ашата, дару эчерә, өс-башын алмаштыра, юа, яраларын бәйли, яңа гына китерелгәннәрен операциягә әзерли. Алар вахтадан кайткач та ярдәм итүләрен туктатмый, гуманитар йөк туплый, маскировка челтәрләре үрә, госпиталь кирәк-яраклары җыя. Әнә шундый көчле рухлы, батыр, ватанпәрвәр ханым белән мин Караидел районында танышып кайттым.

Наталья Гарифуллина район хакимиятенең Социаль сәясәт, яшьләр һәм спорт бүлегендә әйдәүче белгеч булып эшли. Нефтеюганск шәһәрендә туган, шунда Балалар сәнгать мәктәбенең кадрлар бүлегендә эшләп йөргәндә Караидел районының Магинск авылында дөньяга аваз салган һәм Себердә эшләп йөрүче Данил Гатиятулла улы белән танышып өйләнешкәннәр. Соңрак ире “Сирена” җәмгыятенең транспорт буенча генеральный директоры булып үсеп җиткән. 1998 елда уллары Владислав туган, 27 ел бәхетле гаилә булып яшәгәннәр.

Уллары Владислав, урта мәктәпне тәмамлагач, Санкт-Петербург Хәрби-медицина академиясенә укырга керә. Анда фельдшер белгечлеге алып чыкканнан соң, юллама буенча Ерак Көнчыгышка, Биробиджан шәһәренә эшкә тәгаенлиләр. Ул анда ике ел хезмәт иткәннән соң СВО башлана. Һәм, хәрби хезмәткәр буларак, шундук махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр. “Ул бит хәрби кеше, кайда җибәрсәләр, шунда барырга бурычлы”, – ди ана кеше. Шушы урында мин сүзне Наталья Викторовнаның үзенә бирәм.

– Анда улыбыз өч ай хезмәт иткәннән соң контузия алды, “Батырлык өчен” медаленә лаек булды, – дип башлады ул. – Госпитальдә тернәкләнү үткәч, аңа шул ук Хәрби-медицина академиясенә табиблыкка укырга керергә тәкъдим иткәннәр. Ул ризалашты, әле шунда өченче курста укый.

Без монда яшәргә 2021 ел ахырында күченеп кайткач, улыбыз инде табиблыкка укый башлагач, ирем әйтте: “Мин анда бармыйча кала алмыйм, өйдә утыра алмыйм! Мин дә булмагач, кем? Контракт төзисем килә”, – диде. Ә без һәрвакыт патриотлар гаиләсе булдык, шуңа да безнең өчен барыргамы-юкмы дигән сорау бервакытта да тормады.
Без монда күченеп кайтыр алдыннан Данил эшеннән китте, ләкин вахта буенча эшләвен дәвам итте, барып йөрде. Бер кайткан вакытында контракт төзеде. Ул вакытта Салават Юлаев батальоны төзелә, туплана иде, беренчесе тулган иде инде. Анда ярты һәм бер елга контракт төзү каралган булган. Уфадан кайтты да, мин бер елга төзедем, диде.

Әлбәттә, мин бик нык борчылдым, ләкин кире уйлавын сорамадым, үтенмәдем, чөнки бу – аның карары, 47 яшьлек ир-егетнең карары. Монда хәрби өйрәнүләр үткәч, алар 2022 елның декабрендә СВОга, ДНРга юлланды.
– Ә ирегезнең һәлакәткә таруы ничегрәк булган?
– Ул хезмәт иткән ремонт ротасы алгы позициядә, беренче линиядә түгел. Шуңа аларга алгы сызыкта зарарланган техниканы китереп бирәләр, алар ремонтлый. Ләкин кайчагында ватык техника артыннан үзләре дә алгы сызыкка кереп йөргәннәр. Соңгы тапкыр былтыр 1 июльдә шундый техниканы алгы сызыктан алып чыгып, тылдагы, инде тыныч зонада дип исәпләнелгән гади юл буйлап кайтып барганда танкка каршы минага эләгеп шартлаган, мәрхүмкәем. Димәк, тыныч дип исәпләнгән территориядә дә тыныч түгел, анда да дошманнар йокламый...

– Мин ирем исән чакта ук, ул шунда хезмәт иткән вакытта ук анда барасым, ничек булса да ярдәм итәсем килә иде. Аңлашыла, медицина белемем булмагач, шәфкать туташы буларак бара алмыйм, ләкин бит анда медиклардан башка да эш күп. Ә инде ирем һәлак булгач, мин бу карарымда ныгындым гына. Ирем илебез азатлыгы, имин тормыш өчен гомерен биргәч, минем фикеремчә, мин дә безнең киләчәгебезне саклап сугышучы яугирләребезгә ничек булса да ярдәм итәргә тиешмен дип уйладым. Бу – яңгыравык сүзләр түгел, ә безнең бурычыбыз.

– Ходай Сезгә сабырлыклар бирсен, Наталья Викторовна... Һәм Сез анда үзегез дә барырга тиеш дип уйладыгызмы? Әлеге “Беренче тирмә”не ничек таптыгыз, кемдер өйрәтеп җибәрдеме?
– Уфада Зөһрә Гордиенко җитәкчелегендәге Малтабарлык һәм туризм министрлыгы башлангычы белән “Беренче тирмә” дип аталган төркемнәр оештырылуы хакында – хатын-кыз волонтерларның СВО зонасындагы госпитальләрдә дәваланучы яугирләребезгә ярдәм итүчеләр турында беренче тапкыр БСТ каналы тапшыруыннан ишетеп калдым. Әлбәттә, мин дә бу эштән читтә кала алмадым, сайттагы телефон буенча шалтыраттым. Миңа анкета тутырырга кирәк, диделәр һәм көтәргә куштылар.

Ниһаять, без быел 20 мартта юлга чыктык. Төркемебездә 10 кеше: бер журналист, ике куратор һәм 7 волонтер. Луганск шәһәрендәге дүрт катлы зур госпитальдә эшләдек. Беренче каттагы кабул итү бүлегенә яралыларны китереп кенә торалар. Пычрак, канга батканнарын да китерделәр. Алгы сызыкта беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң алар туп-туры безнең госпитальгә китерелә. Менә шунда операциягә кадәр әзерлек эшләре башкарырга да туры килде. Анда төрле, аяк-куллары чәрдәкләнгән егетләрне дә китерәләр иде. Пычрак, канлы киемнәрен анадан тума салдырып яисә кайчы белән кисеп алып, яраларын юып, чиста киемнәр кидердек. Операциядән соң китергәч, урын-җир әзерләп, шул караватка каталкадан күчереп салып тәрбияләдек.
Чәчләрен дә алдык, хирургия бүлегендә дә ярдәм иттек. Әйткәндәй, төркемебездәге журналист һәм кураторлар да безнең белән бертигез һәм беррәттән эшләде. Мин анда эшләүдән бернинди дә курку хисе тоймадым, чөнки нинди шартларда эшләргә туры киләчәген белеп, әзер булып бардым: без яугирләрне юындырдык та, гадирәк яраларын да бәйләдек, асларын да чистарттык. Яшь егетләр, әлбәттә, хатын-кызлардан ояла, кыенсына, тик нишлисең, аларны карарга кирәк, чисталык та сакларга кирәк. Без аларга теләктәшлек күрсәтергә, ярдәм итәргә тиеш, болар – минем өчен намус эше, анда мин шуның өчен бардым да бит.
– Авыр яралы, наркоздан чыгып килүче, яраларын бәйләгәндә сызланган чакта егетләр үзләрен, әлбәттә, төрлечә тоткандыр. Мондый шартларда кешенең психикасы да үзгәрә, үзенең гарип калганлыгын күреп, шашыныр чиккә җиткәннәре дә булгандыр. Димәк, Сезгә күпмедер дәрәҗәдә психолог та, реабилитолог та булырга туры килгән...

– Егетләрнең, әлбәттә, төрлесен күрергә туры килде, ләкин күбесе тыныч холыклы, дип әйтер идем, безнең белән янәшәдә, әниләре яшендәге яисә бер чоргы хатын-кызлар янында – аеруча. Бик яхшылар, сабырлар үзләре, чыдамнар, артык зарланмыйлар. Кашыктан ашатырга да, кул-аягыннан системаларын умырып ыргытмасыннар өчен төннәр буе яннарында утырырга да туры килде. Операциядән соң, бигрәк аяк-кулларын кискәннән соң, төрлесе булды, андыйларга бигрәк тә психологик ярдәм, сөйләшеп, сөйләгәннәрен тыңлап утыру кирәк. Мин, әлбәттә, психолог түгел, хатын-кыз, ана буларак тыңладым, сөйләштем. СВОда иремне дә югалткач, мин ул солдатларның, яугирләрнең, сугышчыларның һәрберсендә үземнең иремне күрә идем. Һәм яралы иремнең дә шундый ук психологик, рухи-әхлакый ярдәм алуын теләгән булыр идем.
Әйткәндәй, мин анда булган арада ирем хезмәт иткән, һәлак булган җирләрдә ДНРда булып кайттым. Ихлас ярдәм итүчеләргә зур-зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
– Кеше теләсә нинди хәл-шартларга өйрәнә, диләр. Башта психологик яктан бик катлаулы булса да, соңрак сез күнегә төшкәнсездер бит?
– Аларга, әлбәттә, өйрәнә, күнегә башлыйсың. Аннары госпитальгә алмашка волонтерларның икенче төркеме, бригадасы килеп җитә. Башта кыенрак, катлаулырак була, бу хәлләрне күрмәгән тыныч тормыштан килгәч, кинәт кенә күнегеп, өйрәнеп китү бик җиңел түгел. Ә соңрак исә кайтып та китәсе килми башлый. Ул егетләргә өйрәнеп кенә беткәч, кайтып китәргә кирәк. Һәм, беләсезме, әгәр мөмкинлегем булса, Караиделдә даими эшем булмаса, мин анда озаккарак калган булыр идем.
– Шулай да ул яралы ир-егетләрдән кемдер аеруча истә калдымы?
– Минем хәтергә аксыл чәчле, зәңгәр күзле, 23-25 яшьләр тирәсендәге бер егет уелып калды. Аны авыр хәлдә алып килгәннәрен хәтерлим, ә үзе шундый матур итеп елмаеп ята! Аннары аның ике үкчәсен дә кистеләр. Операциядән соң аны киендереп, ашатып, сөйләшеп утырганда миңа әйтә: “Беләсезме, менә хәзер минем торып, нык-нык итеп үкчәләремә басасым килә! Беләм, алар инде юк, ләкин менә шундый теләк-хис. Әмма шунысын да беләм: минем белән барысы да яхшы булачак!”
Кабатлап әйтәсем килә: егетләргә, әйе, авыр, ләкин маладислар, бирешмиләр! Алар өчен, әлбәттә, нык борчыласың, бөтен йөрәгең белән сызланасың, шуңа аларга безнең ярдәм нык кирәк! Менә шушыны аңлау барыбызга да җитми!
– Сез, мәрхәмәтлелек миссиягезне үтәп, 5 апрельдә кайткансыз. Үзегез ничек уйлыйсыз: бу командировка Сезне үзгәрттеме?
– Чыннан да, “анда” барып кайтканнан соң минем тормышым бик нык үзгәрде, 180 градуска дип тә әйтә алам. Мин мондагы тормышта элегрәк хәл ителмәслек проблема дип уйлаган мәсьәләләрнең чүп икәнлеген аңладым. Вак-төяк, ыгы-зыгы гына икән алар! Ул яугирләрнең, батыр ир-егетләребезнең хәлләре, йөзләре бик озак, атналар буе күз алдымнан китмәде. Безнең карамактагы биш палатада яткан егетләрнең һәрберсен хәтерлим!
Шул ук вакытта шунысын да яхшы беләм: тыныч тормыш шартларында бүген тылда яшәүчеләр аңларга ти-еш – аларга безнең ярдәм нык-нык кирәк! Анда медперсонал, әлбәттә, бөтен көченә эшли, әмма үзләре генә өлгерә алмый, чөнки яралылар һәрдаим килеп тора. Медицина процедураларына да йөртергә кирәк, каталка белән дә, коляскаларда да. Күпләренең кул-аяклары юк. Без анда санитаркалар да булдык, пычрак эшләр дә башкардык, идән дә юдык, әмма берсеннән дә чирканмадык!

– Тагын барыр идегезме?

– Әлбәттә, инде кайту белән үк волонтерлар чиратына язылып куйдым! Чират зур, чөнки СВОда безнең гаскәрләрнең нинди җитди, әһәмиятле бурыч башкаруын халык хәзер ныграк аңлый башлады, егетләребезнең ни өчен үз гомерен аямыйча сугышуын тирәнтен аңлау барлыкка килде. Эшләп йөрсәм дә, әгәр бүген-иртәгә чакыру килсә, үз исәбемә ял алып булса да мотлак барачакмын! Мартта мин үземнең отпуск исәбенә бардым.
– Шушы мәкаләне укыганнан соң, Сезнең мисалга ияреп, шулай ук яугирләребезгә ярдәм итәргә барырга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?
– Министрлыкның сайтын ачып, “Беренче тирмә” проектына керергә кирәк. Мин шунда анкета тутырганнан соң өч ай көттем. Беләсезме, анда барырга теләүчеләр бик-бик күп!
Госпитальдә яугирләребезгә ярдәм итеп кайтуыма бер генә секундка да үкенмәдем. Кайтканнан соң мондагы тормышка тиз генә кереп китә алмадым, тәэссоратларым шулкадәр көчле иде! Миңа онытылыр өчен эшкә баш-аягым белән чумарга кирәк булды. Мин шуны аңладым: мин анда кирәгрәк!

– Наталья Викторовна, госпитальләргә ярдәмгә бүгеннән китәргә әзер хатын-кызларыбыз бик күп, дип әйттегез. Ләкин бит анда теләгән һәркем менә бүгеннән китә алмый, барысы да бара да алмаячак...
– Әйе, китә алмый, әмма без бит моннан торып та бик күп нәрсә эшли, ярдәм күрсәтә алабыз! Менә, мәсәлән, үзем анда булганда шуны күрдем: госпитальдә иң кирәк әйберләр – трико, спорт костюмнары, тапочкалар, шлепанцы. Канга баткан егетләрне алып килгәч, салдырып булмаган киемнәрен кайчы белән кисеп алганнан, юындырганнан соң кидерергә кирәк алар.
Шуннан мин госпитальдән туган ягыма – Караиделнең волонтерлар штабына шалтыраттым: шулай-шулай, кызлар, шундый әйберләр җыярга кирәк, дидем. Биредәге волонтерлар шунда ук эшкә тотынган, гәзиттә һәм Интернетта белдерү биргәннәр. Шуннан соң караиделлеләр, бердәм булып тупланып, мин кайтып җитүгә гуманитар ярдәм партиясен – эчке киемнәр, урын-җир кирәк-яраклары, аяк киемнәре һәм башкаларны әзерләп куйганнар. Әфариннән башка сүз юк! Мин кайтып, өч көн үтү белән аларны Уфага, Малтабарлык һәм туризм министрлыгына илтеп тапшырдым. Алар әлеге ярдәм чараларын озакка сузмыйча госпитальгә озату чарасын күргән. Шуңа минем районыбыз җитәкчелегенә, волонтерлар штабы кызларына, караиделлеләргә бик зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә! Якташларымның ватанпәрвәрлеге, актив тормыш позициясе, ярдәмчеллеге белән горурланам!
Тагын кабатлыйсым килә: без фронтка моннан торып та зур, тоемлы ярдәм күрсәтә алабыз! Шуны бөтен җитдилеге белән аңласак иде! Күпләр бу афәтне үзен читләтеп үтәр дип уйлый. Юк, үтмәячәк! Туган илеңнең каһарман ир-егетләре, батыр хатын-кызлары фронт белән бердәм булганда гына җиңүгә тизрәк ирешергә мөмкин булачак. Димәк, күбрәк яугирләребез дә туган якларына исән-имин кайтачак. Безнең һәр ярдәмебез күбрәк гомерләрне коткара ала, шуны онытмыйк!
– Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Наталья Викторовна! Сез үзегез – олы каһарманлык, Туган илгә һәм мәрхүм ирегезгә тугрылык үрнәге. Ходай Сезгә сабырлык, ныклык, түземлек бирсен!

Фәнис ГӘРӘЕВ.
Автор:Фәнис Гәрәев
Читайте нас