

Махсус комиссия 102 объектны тикшергән инде, аларның 35ендә эшләр тулысынча тәмамланган.
Торакны уңайлаштыруга үз чиратын көтүчеләр арасында инвалидлык алган СВО ветераны Денис Матвеев та бар. Агымдагы елның гыйнварыннан ул Фонд патронажы астында. Социаль координатор Айгөл Канзафарова Дениска барлык кирәкле документларны әзерләргә һәм гаризаны рәсмиләштерергә ярдәм иткән.
- Социаль координаторым Айгөлгә зур рәхмәтемне белдерәсем килә! Ул махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен күп эшли. Ветераннар аның ярдәме белән күп нәрсәгә иреште. Без күп нәрсәне белми идек, ә ул безгә аңлатып бирде. Өстәвенә, социаль координаторга төрле вакытта мөрәҗәгать иттек. Кичме, көнме, иртәме - ул һәрвакыт безнең белән элемтәдә, – диде Денисның хатыны Анастасия Матвеева.
Күптән түгел «Ватанны саклаучылар» фонды, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте һәм урындагы хакимият вәкилләре составындагы комиссия Матвеевлар гаиләсенең торагын карады. Якын арада аларның йортында Фонд акчалары хисабына «Акыллы йорт» системасын урнаштырачаклар.
Хәзер Денис һәм Анастасия өченче балаларының тууын көтәләр. Авырлыкларга карамастан, ветеран киләчәккә планнар кора: яңа һөнәр алырга һәм кулай эш табарга хыяллана. Ул Фонд һәм якыннары ярдәме белән барысы да килеп чыгар, дип ышана.
Фото: mgazeta.com