+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
13 июнь 2025, 10:50

“Балаларыбыз имин булсын өчен без сугышта...”

Үз чиратында “Ватанны саклаучылар” фонды яугирләребез һәм аларның гаиләләре турында иң җитди хәстәрлек күрә.

“Балаларыбыз имин булсын өчен без сугышта...”“Балаларыбыз имин булсын өчен без сугышта...”
“Балаларыбыз имин булсын өчен без сугышта...”
Республикабызда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрдаим ярдәм күрсәтелеп тора. Шул исәптән яралардан дәваланучыларга да. “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина әйтүенчә, ил җитәкчелеге тарафыннан СВОда катнашучыларга ярдәм буенча колачлы эш җәелдерелгән.

– Республикада фондның филиалы эшли башлаган көннән бирле без сугышчыларга даими ярдәм итәбез. Гомумән алганда, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм югары дәрәҗәдә оештырылды. Барлык гамәлләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз контролендә тота. Аның көндәлегендә СВО мәсьәләләре һәрвакыт беренче урында тора. Бүген республикада гамәлгә ашырылучы 40тан артык ярдәм чарасы белән сугышчылар файдалана алсын өчен без барысын да эшлибез, – ди Гөлнур Колсарина.

“Авырлыкларга бирешмәгез...”

4 июньдә республиканың комплекслы тернәкләндерү үзәгендә СВО ветераннары өчен адаптив спорт төрләре буенча осталык дәресләре узды. Чарада Дәүләт думасы депутаты, җиңел атлетика буенча Паралимпия уеннарының 13 тапкыр чемпионы Рима Баталова, танылган спортчы, Паралимпия уеннарының дүрт тапкыр чемпионы Ирек Зарипов катнаштылар.
Рима Баталова СВО ветераннарына Паралимпия уеннарының тарихы турында сөйләде һәм авырлыкларга бирешмичә, алга таба атларга өндәде.
– Сез – безнең заман геройлары. Мин һәр сугышчы алдында башымны иям. Элегрәк мин дә сезнең кебек үк хәлдә идем. Миңа табиблар, спорт белән шөгыльләнү мөмкин түгел, дип әйткән иде. Шуңа күрә сезне яхшы аңлыйм. Тик бирешергә ярамый, бөтен әйбер дә безнең кулларда. Республикада адаптив спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган.
Сезгә тренерлар да ярдәмгә килергә әзер. Теләгегез генә булсын. Сезгә бу чара кысаларында бүген нинди спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген күрсәтәчәкбез. Сезнең кебек сугышчылар ярышларда республика данын яклый, призлы урыннар яулый. Сезгә дә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәм. Тормышның бөтен тәмен татып яшәгез. Бер авырлыкка да бирешмәгез, – диде Дәүләт думасы депутаты.
– Кадерле сугышчыларыбыз! Бүгенге чара кысаларында сезгә спорт төрләрен тәкъдим итәбез. Сезгә барысы да ошар дип уйлыйм. Сез инде үзегезнең нинди көчле кешеләр икәнлегегезне алгы сызыкта күрсәттегез. Хәзер тыныч тормышка җайлашып яшәргә кирәк. Ә без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, – диде Ирек Зарипов.
Сугышчыларга осталык дәресләрен Башкортстанның физик культура университеты спортчылары күрсәтте.

Иң кирәкле әйберләр җибәрелде

Чираттагы гуманитар ярдәм партиясен Уфадан СВО зонасына җибәрделәр. Башкаланың Октябрь районы хакимияте башлыгы Антон Тарасов хәбәр итүенчә, гуманитар ярдәмне формалаштыруда эшкуарлар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре катнашкан.
Гуманитар йөкне кыска вакытлы ялда булган сугышчылар алып китә. Алар белән бергә фронтка генератор, бензопычкы, шуруповерт һәм башкалар тапшырылган.
“Кирәк булган саен эш коралларын һәм фронт өчен кирәкле барлык техниканы сатып алабыз. Ярдәм геройларыбызның катлаулы хезмәтен җиңеләйтер һәм куелган бурычларны үтәүгә ярдәм итәр дип ышанам”, – дип язды социаль челтәрләрдә Антон Тарасов.

“Чапман” Жуков медале белән бүләкләнде

Башкортстанның Хәйбулла районыннан “Чапман” позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы яугир Жуков медаленә лаек булды. Бу хакта район хакимиятеннән хәбәр иттеләр.
Сугышчы узган елның августында махсус хәрби операция зонасына киткән. Ул дошман белән күзгә-күз еш очраша, сугышта разведка төркемендә хезмәт итә. Шулай ук, берничә тапкыр яралы сугышчыларны эвакуацияләүдә катнашкан.
“Чапман” хәрби бурычларны үтәгән вакытта каты яраланган, аның тәнендә 27 кыйпылчык булган. Бүген снайпер-разведчик вазыйфасында хәрби бурычларын үтәүне дәвам итә. Геройны өйдә кечкенә кызы һәм әти-әнисе көтә. Аның әтисе – отставкадагы офицер. Якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз, аңа уңышлар телибез!” – дип билгеләп үттеләр муниципалитетта.

“Малай”ны бөтен авыл каршы алды

Кырмыскалы районының Малай авылы халкы отпускка кайткан СВО яугирен бик җылы каршы алды. Геройны сәламләү өчен бөтен авыл халкы җыелган. Бу очрашуның видеоязмасы социаль челтәрләргә тиз таралды.
“Малай” позывнойлы 59 яшьлек сугышчы узган елның декабрендә Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карар иткән.
“Мин Ватаныма ярдәм итәргә тиеш. Моннан тыш, мин – зур гаилә башлыгы, без алгы сызыкта балаларыбызның якты киләчәге өчен көрәшәбез. Алар тыныч тормышта яшәргә тиеш, шуңа күрә мин үзебезнекеләр янына барырга карар кылдым. Минем улым – республикада танылган җырчы. Мин, әти буларак, аңа барлык башлангычларында да ярдәм итәргә тырышам”, – диде “Малай”.
Алгы сызыктагы сугышларның берсендә хәрби хезмәткәр авыр яраланган. “Малай”, берничә атна госпитальдә үткәргәннән соң, туган авылына тернәкләнергә кайткан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас