Махсус хәрби операция зонасына Яңавыл районыннан гуманитар йөк илтеп тапшырылган. Өч автомобильдән торган колоннаны муниципалитет хакимияте башлыгы Салават Гыйльмиев озата йөргән. Ул хәрбиләргә якташлары әзерләгән мичләр, электр генераторлары, эш кораллары, төзелеш материаллары һәм башка әйберләр тапшырылуы турында сөйләде.
"Махсус операция уздыру зонасында хәрби бурычларын үтәүче егетләр очрашуга чиксез шат. Сезнең җылы теләкләрегез, сәламнәрегез һәм посылкаларыгыз чын илһам чыганагы булды. Без сугышчылардан рәхмәтләр һәм аларның тиз арада туганнары янына исән-имин кайтуы өмете белән кайтабыз», — дип язды Салават Гыйльмиев социаль челтәрләрдәге үзенең битендә.
Моңа кадәр Ишембай районы хакимияте башлыгы Азат Ишемгулов якташларына фронтка алты автомобиль, мотоцикл, хәрби җиһазлар, инструментлар һәм продуктлар тапшырулары турында сөйләгән иде.
Фото:telegram-канал главы администрации Янаульского района Салавата Гильмиева