Быел төрле тармакларда эшләүче, якыннары фронтка киткән Уфа хатын-кызлары да бер-берсенә ярдәм итәргә булган. Вакыт узу белән алар шуны аңлаган: бу ярдәм шәхси кысаларда гына калмыйча, СВОда катнашучы барлык солдатларга да юнәлтелә ала. Шулай итеп, “Җиде кыз” дип аталган социаль проект туа. Бу атама үзе үк тирән тарихи һәм рухи мәгънәгә ия: ул – ятларга буйсынмаган горур хатын-кызлар символы.
Нинди проект ул?
Проектның җитәкчесе Ләйсән Рабаданова сөйләгәнчә, командада СВОда катнашучы ир-егетләрнең хатыннары, аналары, апа-сеңелләре бар. Алар гуманитар ярдәм җыя, солдатларның туганнары белән аралаша, концертлар оештыра, күчтәнәчләр әзерли.
– Башта гади күчтәнәчләр генә җибәрсәк, фронт сызыгына баргач күрдек: туган яктан килгән бәлешләр, токмачлар йөрәкне җылыта, – ди проект җитәкчесе.
Юридик ярдәмнән алып концертка кадәр
Проект азык-төлек әзерләп җибәрү белән генә чикләнми. Хатын-кызлар депутатлар белән очраша, юристлар, психологлар, табиблар белән киңәшмәләр оештыралар. Алар гаиләләргә дәүләт ярдәменең нинди булуын аңлата, социаль челтәрләрдә актив эш алып бара.
Донбасс – рухи миссия урыны
Соңгы вакытта хатын-кызлар СВО зонасына да чыгып, гуманитар миссия башкара башлаганнар. Ләйсән Рабаданова моңа кадәр “Беренче тирмә” проекты кысаларында Донбасста булган. Быел ул тагын берничә тапкыр гуманитар ярдәмне турыдан-туры солдатларга тапшырган. Аеруча батыр егетләрне концерт программасы куандырган.
– Гөлсем Бикбулатова “Кайтыгыз” җырын башкарганда күзләрдә яшь иде, – дип искә ала Ләйсән Рабаданова.
Уфада – хәтер аллеясы
Өйдә дә эш туктамый. Активистлар, “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылып, Уфада 12 чыршы утыртканнар. Аларны Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучы елына һәм СВОда катнашучыларга багышлаганнар.
– Аналар улларының исемнәре белән агач утыртты – бу бик дулкынландыргыч булды, – ди Ләйсән Рабаданова.
Районнарда – осталык дәресләре
Проект кысаларында Балакатай һәм Кырмыскалы районнарында осталык дәресләре, киңәшмәләр үткән. Кырмыскалы районында балалар өчен бәйрәм дә уздырылган. Ә Иске Муса авылында корбан ашы оештырылган.
– Бу батыр егетләребезнең рухына дога булып барып ирешсен иде. Алар исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип телибез, – ди проект җитәкчесе.
Проект җитәкчесе белдерүенчә, ил өчен катлаулы вакытта бердәм булып калу һәм бер-береңә ярдәм итү – мөһим.
– Без – “Җиде кыз” башта ирләребез һәм абыйларыбыз фронтта булганда бер-беребезгә ярдәм итү өчен берләштек, ә аннары башкаларга ярдәм итәргә булдык. Проектның миссиясе – сугышчыларыбызның хатыннарын, аналарын, кызларын социаль тәэмин итү. Бу – проект кына түгел, ә йөрәкләрне берләштерүче һәм өмет бирүче хәрәкәт. Мәхәббәт һәм кайгыртуның, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, һәркем өчен яхшы киләчәк булдыруга омтылу үрнәге. Проект яңа катнашучыларны җәлеп итә, үз эшчәнлеген киңәйтә. Безнең проектта катнашу – ярдәм алу мөмкинлеге генә түгел, фикердәшләрнең берләшү мөмкинлеге дә, – диде Ләйсән Рабаданова.