+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 июнь 2025, 04:55

“Элекке тормышны онытмыйм, ә яңасын башладым”

Армия хезмәтендә Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Илья Макаров СВО башлангач та неонацизм тарафдарларына каршы көрәшкә китә.

“Элекке тормышны онытмыйм, ә яңасын башладым”“Элекке тормышны онытмыйм, ә яңасын башладым”
“Элекке тормышны онытмыйм, ә яңасын башладым”

Илья Макаров Үзбәкстанда туган. Аңа 12 яшь тулгач, 1993 елда гаилә Башкортстанның Гафури районына күченеп кайткан.

– Мәктәп тәмамлагач, теләгән вузга укырга керә алмадым. Байкал аръягына хәрби хезмәткә алындым. 160нчы танк полкында хезмәт иттем. 1999 елның 11 сентябрендә полк составында Чечня республикасына килеп кердек. 132 көн анда булдык. Армиядән кайткач, Себергә күчеп эшли башладым, фатир алдым. Башта – сак хезмәтендә, аннары тән сакчысы булып эшләдем. Генеральный директорны, килгән артистларны саклап йөрдем. График авыр булгач, эштән туктап, туган ягыма кайтып киттем, – дип искә ала Илья баштагы елларын.

Хатыны Наталья белән алар өч балага гомер биргән. Бүген кызына – 24 яшь, 21 яшьлек улы армиядә Балтыйк флотында хезмәт итә, кече улларына – 9 яшь. Хатыны – Усолканың 3нче мәктәбендә физика-математика укытучысы.

– СВОга кадәр шәхси предприятием бар иде. Автоэлектрика, диагностика белән шөгыльләндем. 2019 елда ярты елга гаилә белән Сочига киттем. Мин анда автоэлектрикка укыганда хатыным мәктәптә укытты. Ләкин, алтын-көмеш чыккан җирдән туган-үскән җир яхшы, диләрме әле? Чит төбәкне үз итеп булмады, туган ягыбызга кайттык. Андагы климат та бик килешеп бетмәде, – ди Илья.

Махсус хәрби операция башлангач, Чечня гарасатларын үткән яугирнең җаны түзеп тора алмый – Илья үз теләге белән СВОга юллана.

– Безгә балачактан илне сакларга кирәклеген сеңдереп үстерделәр. Малай чакта агач кылыч болгап йөгереп йөрдек. Аннары “Зарница” уены патриотик тойгылар уятты, күңелдә Ватан, аны саклау төшенчәләрен ныгытты. Барысын да үттек. Совет чоры малайларының кайсысы гына хәрби булырга теләмәгән инде?! Әлбәттә, гаделлек урнаштыру тойгысы алда йөрде. Телевизордан анда ниләр булып ятканын күрәсең, йодрыклар төйнәлә. Шунда катнашасым, үз күзләрем белән күрәсем килде. Махсус хәрби операция башлангач, ИПны яптым да 2022 елның мартында ук “ЧВК “Барс” составында СВО зонасына киттем. Бөтенесен дә үз күзләрем белән күрдем. Барысын да сөйләп булмый, әлбәттә. Шунысын гына әйтә алам: аларның сугыш алымнары безнекеннән нык аерыла. Алар тыныч халык артына яшеренә. Без гражданскийларга каршы корал күтәрә алмыйбыз, – ди Илья.

ЧВК составында озак булмаган ул. Кайтып, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үзебезнең Башкортстан батальоны составында яңадан СВОга юлланган.

– 2023 елның 5 декабрендә яраландым. Командование җитди бурыч куйды. Мин БПЛА взводы командиры идем. Горловка янында миномет утына эләктек. Баш очыбызда коптерлар асылынып торды. Ата башладылар. Бер яшь солдат, ялгышып, ата башлаган якка таба йөгерде. Аны коткару максатында артыннан йөгердем. Шунда безне шартлау куып тотты... Паника булмады. Яугирнең дә аяклары яраланган иде, минем бер аяк өзелде. Батырлык ордены да шушы яу өчен бирелде, – ди Илья.

Ярты ел госпитальдә яткан ул, 20 операция кичергән. Илья фикеренчә, СВОда безнең яугирләргә туган яктан килгән гуманитар йөкләр нык ярдәм итә. “Без ай саен ала идек. Дроннарын да тиешле күләмдә, башкасын да. Бүтән бер генә республика да ул кадәр ярдәм күрсәтми”, – ди ветеран.

Тыныч тормышта Илья эшкуарлык эшен дәвам иткән. Ләкин инде бер аягы булмагач, элекке эшчәнлегенә кайта алмаган. “Базарны анализлап, тыныч тормышта бүдәнә үрчетергә нияләдек, – ди ул. – Әле 1200 данә кошыбыз бар. Йомыркасын да, итен дә, тереләй дә сатабыз. Төрлечә пешереп тә сатарга исәп бар. Сатуда ярдәм күрсәтүләрен сорап, “Ватанны саклаучылар” фондына мөрәҗәгать иттек. Рәхмәт, ярдәм иттеләр, гомумән, алар бер генә үтенечебезне дә кире какмый.

Бүдәнә үрчетү белән ике ел нык кына шөгыльләнәбез инде. Быел грант конкурсында катнашуга документлар тапшырдык. Моның өчен крестьян-фермер хуҗалыгы ачтым. Хакимият җир алырга ярдәм итте. Әлегә бүдәнәләрнең акчасы үзләренә җитеп бара. Киләчәктә керем артыр дигән өметтәбез”.

Илья – СВОда катнашучылар ассоциациясе вәкиле. “Ватанны саклаучылар” фондының Гафури районы филиалы җитәкчесе Рәмзия Юлмөхәммәтова белдерүенчә, ул – үтә дә актив, ярдәмчел кеше. Тормыш юлында бик зур тетрәнүләргә дучар булса да, юмор хисен югалтмаган, елмаючан, җиңел аралашучан егет. Монысын мин үзем дә аңладым.

– Махсус хәрби операциядән яраланып, минем кебек әгъзаларын югалтып кайтучыларга шуны әйтәсем килә: төшенкелеккә бирелмәгез, өйдә бикләнеп утырмагыз! Бу хөкем карары түгел. Моңа күнегергә кирәк. Мин үзем тормышның тәмен белеп яши башладым, хәрәкәт артты, эш күбәйде. Хәрәкәттә – бәрәкәт, мин инде бер аягым юклыгын да күптән оныттым, – диде Илья хушлашканда.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас