+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
21 июнь 2025, 06:25

“Сәламәтлек поездлары” СВОда катнашучыларны кабул итте

Табиблар, шулай ук, хәрби хезмәткәрләрнең 470 гаилә әгъзасын, шул исәптән 50 баланы карады, дип хәбәр иттеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.

“Сәламәтлек поездлары” СВОда катнашучыларны кабул итте“Сәламәтлек поездлары” СВОда катнашучыларны кабул итте
“Сәламәтлек поездлары” СВОда катнашучыларны кабул итте

Белгечләр “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе кысаларында аларның сәламәтлеген тикшерде.

"Сугышчылар һәм аларның туганнары турында кайгырту - безнең өчен иң мөһиме. Бүген бездә 50дән артык ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла. Узган елда бу максатларга республика бюджетыннан 13,5 млрд сумга якын акча юнәлтелде», - дип билгеләп үтте элегрәк Радий Хәбиров.

Сәламәтләндерү акциясе кысаларында 72 меңгә якын кабул итү, 16 мең тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән - 10 меңнән артык флюорография, 5 меңнән артык маммография. Тикшеренү нәтиҗәсендә табиблар кешеләрдә кандагы глюкозаның, холестеринның югары дәрәҗәсен, артериаль кан басымын һәм артык авырлыгын тапкан.

Шикле яки ачыкланган авырулар булган барлык гражданнар республиканың төрле учреждениеләрендә диагнозны ачыклау өчен өстәмә тикшеренүгә юнәлтелгән, аларга дәвалау билгеләнгән, дип өстәделәр ведомствода.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас