Кырмыскалы районында Русия көне чараларга һәм вакыйгаларга бай булды. Йолага әверелгән һәм олысын-кечесен берләштергән спорт чарасы – район үзәге урамнары буйлап велосипедларда узу, бәйрәм концерты, мәктәп укучыларына тантаналы шартларда паспортлар тапшыру, “Яшьармиячеләр” сафларына кабул итү кебек чаралар белән истәлекле булды. Бу көн район волонтерлар хәрәкәтендә катнашучыларның да хәтерендә калачак – аларга волонтер таныклыгы, актив эшчәнлекләре өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кырмыскалы авылындагы “Яшьлек” яшьләр үзәгендә җанлылык хакимлек итте. Изге эштә катнашучылар – район үзәге, Урал, Сахай, Олыкүл, Илтуган авылларындагы волонтерлар штаблары активистлары – йөздән артык кеше бәйрәм чарасына җыелды. Аларны Үзәкнең директоры вазыйфаларын башкаручы Владлен Курунов сәламләде. Владлен Михайловичның чыгышы эчтәлекле булды. Ул райондагы эзтабарлар хәрәкәте, аларның эшчәнлеге, уңышлары турында сөйләде. Аннары ул чыгышын биредә булдырылган кечкенә музейда дәвам итте, андагы экспонатлар белән таныштырды.
Мондагы экспонатлар кунакларда зур кызыксыну уятты. Биредә Гражданнар сугышында файдаланылган кораллар да саклана. Мәсәлән, штык-пычак Кырмыскалы авылы кешесенең бәрәңге бакчасында табылган. Ләкин ул безнең сугышчыларныкыннан аерыла, күпкә кыскарак, ди Владлен Михайлович. Соңрак ул эзләнә башлый һәм ачыклык кертә: бак дисәң, Башкортстандагы казаклар, башлыча, карабиннар белән файдаланган, ләкин аңа штык куеп булмый. Ә ул кирәк, шуның өчен аларны итекләрендә йөрткәннәр. Менә бу кыска штык – шундыйлардан икән.
Үзәкнең музеендагы байтак экспонатларның күбесе – Владлен Куруновның улыныкы. Ул әле махсус хәрби операциядә. Хәтта үзенең бронежилетын да музейга тапшырган. Каты яралану нәтиҗәсендә ул тишкәләнеп беткән, ләкин яугирнең гомерен саклап калган. Шуңа хәзер аның урыны – музейда. Мәктәп укучылары арасында Бөек Ватан сугышы темасы буенча оештырылган конкурста җиңүчеләрнең эшләре дә биредә урын алган. Укучылар ул сугышны китаплардан һәм кинофильмнар аша гына белә, шуңа эшләре дә үзенчәлекле.
Шулай ук чарада “Кармаскалинцы СВОим” волонтерлар штабы җитәкчесе Резида Әхтәмова, аның ярдәмчесе Рәйханә Бәширова, Урал авылындагы волонтерлар хәрәкәте активисты Фәһимә Әлимгафарова, Илтуганнан Айсылу Килдеярова чыгыш ясап, үзләрендә алып барылган эшчәнлек турында сөйләде.
Чараның иң дулкынландыргыч мәле – волонтер таныклыклары тапшыру. Аны исә тантаналы шартларда барысы да Владлен Курунов кулыннан алды. Шулай ук махсус хәрби операциядәге яугирләргә ярдәм күрсәтүчеләр Миңнегали Шәйморатовның туган кешесе – Марат Гаделшин җитәкчелек иткән М. Шәйморатов исемендәге махсус хәрби операция инвалидлары һәм ветераннарын социаль яклау хәйрия фондының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Чара чәй табыны артында дәвам итте. Биредә дә волонтерлар бүгенге көндә мөһим булган тема – яугирләргә тагын ничек ярдәм итә алулары, аларга нәрсәләр таләп ителүе турында сөйләште һәм алга таба да бердәм булып, киңәшләшеп, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләргә сүз куешып таралышты.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.