Алар алгы сызыкта сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен югары бүләкләргә лаек булды.
Динис Тукумбәтов республикага ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм Ватанны саклауны дәвам итәчәген әйтте.
- Миндә булган бар нәрсә -ть туган Башкортстанымның, әти-әниемнең, илебезнең казанышы. Җиденче сыйныфтан мин Ишембайдагы башкорт кадет корпусында тәрбияләндем. Мине дөрес юлга җибәргән барлык тәрбиячеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Аннары мин Рязань гвардия югары һава-десант команда училищесын тәмамладым, анда мине антка һәм хәрби бурычка тугры булырга өйрәттеләр, – диде хәрби хезмәткәр.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.