

Федоровка районы яугиренең батырлыгы турында «Башкорт батальоны» телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
“Көрәш" ут астыннан ике яраланган иптәшен шәхсән үзе тартып алган. Төркем составында ул дистәләгән сугышчыны эвакуацияләгән.
“Катлаулы шартларга карамастан, сугышчыларның рухы югары булып кала", - диелә хәбәрдә.
Хәрби хезмәткәр озак еллар Федоровка районының ветеринария хезмәтен җитәкләгән. 2024 елның декабрендә ул Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм СВО зонасына медицина взводы составында киткән. Сугышчы санинструктор вазыйфасын үтәгән, ә күптән түгел генә медицина взводының отделение командиры булдган.
«Көрәш» белән алгы сызыкта аның бронетөркемдә хезмәт итүче абыйсы көрәшә.
Фото: "Башинформ"