+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
3 июль 2025, 03:54

"Башкортстан Геройлары" кадрлар программасының укыту курсы 21 июльдә старт ала

Бүген Республика йортында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан Геройлары» программасының иҗтимагый советы утырышын уздырды. Катнашучылар проектны гамәлгә ашыру барышы һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан идарәче кадрлар әзерләү бурычлары турында фикер алышты.

"Башкортстан Геройлары" кадрлар программасының укыту курсы 21 июльдә старт ала"Башкортстан Геройлары" кадрлар программасының укыту курсы 21 июльдә старт ала
"Башкортстан Геройлары" кадрлар программасының укыту курсы 21 июльдә старт ала

Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, Русиянең 40тан артык төбәгеннән рекордлы 2 мең гариза килгән. Катлаулы көндәшлекле сайлап алу нәтиҗәләре буенча финалга 70 катнашучы чыкты. Аларның һәркайсына төбәкнең идарә итү командасыннан остаз беркетелде, ә тармакны көрәшчеләр үзләре сайлаячак.

- Программа СВОда катнашучылар арасында бик популяр. Тыныч тормышка кайтканнан соң үсешкә һәм үз-үзен тормышка ашыруга омтылучылар күп. Проектка кушылырга теләүчеләр саны буенча без илдә шундый ук программалар арасында беренче урынны алдык. Бу республикага ышаныч һәм аның үсешенә үз өлешен кертергә әзер булу турында сөйли, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бүген икътисадның төп тармакларында, социаль өлкәдә, дәүләт һәм муниципаль идарәдә нәтиҗәле идарәчеләр, компетентлы белгечләр, ышанычлы һәм максатчан профессионаллар кирәк. СВО ветераннары проект кысаларында яңа белемнәр ала, команда эшендә мөһим күнекмәләрне үстерә, фикердәшләре белән элемтәләр урнаштыра алачак.

Республика Башлыгы хәбәр иткәнчә, программаны гамәлгә ашыру кагыйдәләренең үтәлешен, җиңүчеләрне билгеләгәндә объективлыкны тәэмин итүне контрольдә тоту өчен «Башкортстан Геройлары» программасының иҗтимагый советы оештырылган.

- Алда - дәвамлы белем бирү программасы. Аны катнашучылар гамәлдәге законнар, икътисад тармаклары, социаль өлкә, заманча чынбарлыкта дәүләт һәм муниципаль идарә практикасы, шәһәрләр һәм районнар үсеше үзенчәлекләре, милли проектлар, дәүләт программалары, шул исәптән республика программалары турында тулы мәгълүмат алырлык итеп төзү мөһим, - диде Радий Хәбиров. - Ассызыклыйм, укыту – галочка өчен түгел. Ә соңыннан бу егетләр мөмкин кадәр тизрәк эшкә кереп, Ватанга хезмәт итүләрен монда, республикада дәвам итсеннәр өчен.

Башкортстан Башлыгы Ватан хакына хезмәт итәргә әзер булган хәрбиләрнең киң даирәсе белән эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас