Хәзер республика бюджетыннан түләүне вафат булган кешене балигъ булганчыга кадәр кимендә 5 ел тәрбияләгән һәм матди яктан карап тоткан кешеләр алырга мөмкин.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, биологик ата-ана булмаган кеше бала өчен терәк була, әмма билгеле бер хокукый статуска ия булмаса да, түләү алуга дәгъва итә алмый торган вәзгыять закон нигезендә төзәтелгән. Затны фактта тәрбияче дип тану юридик әһәмияткә ия фактларны билгеләү турындагы эшләр буенча аерым эш алып бару тәртибендә башкарыла.
Моннан тыш, закон буенча бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алучылар исәбенә Русиянең Украина белән чиктәш территорияләрендә хәрби бурычлар башкарган һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары кертелгән.
Фото: Башинформ