+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
7 июль 2025, 14:37

Батыр данын ил яклар!

Радий Хәбиров Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Батыр данын ил яклар!Батыр данын ил яклар!
Батыр данын ил яклар!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә республикадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Алгы сызыкта сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен хәрби хезмәткәрләр Марсель Галимханов һәм Азамат Таһиров генерал Шәйморатов орденына лаек булдылар.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, медицина бүлекчәсе командиры Алена Саркисянга генерал Шәйморатов медален тапшырды.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, республика яугирләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк. Ул Ватанны саклаучыларга куелган бурычларны үтәгәннән соң өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас