+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 июль 2025, 14:50

Һәркем игътибар үзәгендә

Миякә районында инвалидлыгы булган СВО ветеранына торакны җайлаштыралар.

Һәркем игътибар үзәгендәҺәркем игътибар үзәгендә
Һәркем игътибар үзәгендә


Башкортстанда инвалидлыгы булган махсус хәрби операциядә катнашучыларга торак биналарын җайлаштыруны дәвам итәләр.
Дмитрий Иванов 2025 елның гыйнварыннан "Ватанны саклаучылар" фонды филиалы янында озатуда. Социаль координатор Айгөл Канзафарова Дмитрийга инвалидлык белән бәйле СВОда катнашучыларга федераль һәм республика ярдәм чаралары турында җентекләп сөйли. Айгөл Канзафарова ярдәме бедән Дмитрий торакны җайлаштыруга гариза биргән. Ул сугышчыга барлык кирәкле документларны рәсмиләштерергә ярдәм иткән.
Дмитрий Иванов йортында «Акыллы йорт» системасы урнаштырылачак – планшет яки смартфонга тоташтырылган тулысынча автоматлаштырылган система.
- Барысы да уңайлы яшәү өчен "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды хисабына эшләнәчәк, - ди «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасы филиалында инвалидлар белән эшләү секторының социаль координаторы Эльмира Егорова.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас