

Кушнаренко районының Чыршы-Тартыш авылында туып үскән Әхмәровлар һәр ел саен гаиләләре белән 9 май көнендә авылда җыела. Әтиләре, Бөек Ватан сугышы ветераны Әфган Газзәли улы исән булганда да, ул бакыйлыкка күчкәч тә. Элекке һәм хәзергенең аермасы шунда, әтиләре исән чакта алар әле үсмер балалар була, ә хәзер инде — нәнәй-картәтәйләр, бәйрәмгә оныклары, туруннары белән киләләр. Авылдан ерак түгел хозур табигать кочагындагы Шәрип тавында 52 кеше җыела. Уеннары, ярышлары, бүләкләре белән үзе бер сабантуй була! Барысы да Әфган абзыйны зур хөрмәт белән искә алып, хатирәләрне яңарта.
Әфган Газзәли улы 1927 елның беренче гыйнварында дөньяга килә. Ул Туган авылының исеме Балыклыкүл булып, заманында ул Чакмагыш районына карый. Хәзер исә – Кушнаренко районының Чыршы-Тартыш авылы. Газзәли мулла белән Әминә абыстайның тәүге баласыннан соң янә биш бала туа. Гаилә авылда яши, хуҗалык тота. Әфган ераклыктагы Карача-Елга авылы мәктәбенә йөреп укый. Көзен, кышын, язын... Шулай 7 ел! Үҗәт була малай, авырлыклар алдында югалып калмый, чигенми.
Бу еллар гаиләгә олы кайгылар да алып килә – Әфганнең башта — әнисе, аннан бер сеңлесе кинәт вафат була. Күп тә үтми, әтиләре үги әни алып кайта. Усаллыгы йөзенә чыккан яшь хатын балаларга бик коры, каты куллы була. Ач, ятим, авыр еллар...
1941 елның ямьле җәй иртәсе башланып кына килгәндә, авылга коточкыч хәбәр килеп ирешә – сугыш! Башта паника булып ала, соңрак авыл халкы җыелып, ирләрне сугышка озата башлый. Күз яшьләре, ачлык, авыр хезмәт белән тулы 4 ел шулай башлана. Ирләр бер-бер артлы сугышка киткәч, урамнар бушап кала. Бераздан “кара кәгазь”ләр килә башлый. Авылда ятимнәр арта.
Әфган да сугышка китәргә дип, хәрби комиссариат ишеген шакый. 1944 елда аңа нибары 17 яшь була. Әлбәттә, аны кире боралар. Әмма егетнең илне саклау теләге бик көчле була. Үҗәтлеге дә! Икенче тапкыр ул комиссарга зур калач алып килә. Һәм, ни хикмәт, шул ук көнне бер елга “үсә”. Ничек итсә дә итә, китә егет сугышка!
Инде өч ел каты сугышлар бара. Әфган Әхмәровны Литвага җибәрәләр. Алар партизан отряды белән бергә тупланып, урман, сазлыкларда Укмерге шәһәре өчен дошман белән алыша. Бу канкойгыч алышта Әфган каты яралана, бер кул бармагын югалта. Әмма дошманны кыйрату теләге шулкадәр көчле була ки, ул берничә айдан янә сафка баса.
Ниһаять, көтеп алган Җиңү көне килә. Совет гаскәрләре дошманны үз өнендә – Берлинда дөмектерә. Яуда исән калган солдатлар кайта башлый, күпләрнең кулы, аяклары юк, һәрберсе диярлек яралы...
Әфган Литва урманнарын дошман калдыкларыннан тазартып бетермичә кайтмый, туганнарын ул 1946 елда гына күрә. Кайткач Уфада пароходчылыкка эшкә урнаша, ә соңрак авылга кайтып төпләнә, Гайния исемле бер чибәр белән гаилә кора. Алар биш бала үстерә. Әфган абзый Свердлов колхозында механизатор, ферма мөдире булып эшли. Авылдашлары аны һәрвакыт ачык йөзле, ихлас, шаян, һәрвакыт ярдәмгә әзер булуы өчен ярата, ихтирам итә. Кызганычка каршы, 63 кенә яшендә яман чир аны аяктан ега. Фашистны кыйраткан батыр яугир туган авылында вафат була. Әмма җирдә аның биш баласы, 12 оныгы, 7 туруны һәм турунының бер улы нәселен дәвам итә. Алар һәр ел саен гаиләләре белән Шәрип тавында җыела, казан аса, самавыр куя. Туганнарның сөйләшеп сүзләре бетми, балалар өлкәннәрнең матур итеп җырлашып утыруына соклана, алардан үрнәк ала. Әйткәнебезчә, бәйрәмгә 52 кеше җыела. Әмма быел 51 генә. Чөнки Әфган Газзәли улының тәүге кызы Миәссәрә өлкән улы Булатны махсус хәрби операциягә озаткан... Хәзер аның позывное – “Була”.
Миәссәрә белән Заһир Габбасовлар – Кушнаренко районының Карача-Елга авылында иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Биредә ике шук, җитез, тиктормас малай һәм бер кыз тату үсә. Әтиләре Заһир абый дистә еллар буена колхозда механизатор булып эшли, әниләре Миәссәрә апа да утыз елдан артык колхозда хисапчы була. Өйдәге эшләр апасына булса, йорт алдындагы эшләрнең күбесе малайларга төшә. Алар эшне карышмыйча, җиңел башкарырга күнегеп үсә. Әтиләре белән техника ремонтлашырга да, әниләре белән колхоз чөгендерен уташырга да йөриләр. Кыскасы, гади генә авыл малайларының хезмәттә узган гап-гади генә үсмер вакытлары...
Авыл хуҗалыгы техникумында хисапчы һөнәрен үзләштергән Булат Чечняга хезмәткә эләгә, үз һөнәрен биредә сугыш шартларында да кулланырга туры килә аңа. Бер кулында — корал, икенчесендә “боевой”ларын көтеп алалмаган егетләргә хезмәт хаклары бүлгән чаклары еш була егетнең. Аныңча, һәркем үз гомерен куркыныч астына куеп тапкан акчасын вакытында алырга тиеш. Дөреслек шуны таләп итә. Шуңа да ул аларны иң ерак нокталарга да үзе илтеп тапшыра.
Украина нацистлары котырынып үз халкына ташланганда да дөреслекнең өскә чыгачагына ышана егет. Әмма бу вакыйгаларны читтән генә күзәтергә түгел, ә халыкны корал тотып якларга кирәк булачагын да чамалый. Ил чакыргач, ул янә хәрби хезмәткә юллана.
– Улым белән еш кына сөйләшеп торабыз, апасына да шалтыратырга мөмкинлек таба, – ди Миәссәрә апа. – Рухы күтәренке, шөкер. Илгә каза килгәндә безнең ир-егетләр бервакытта да өйдә утырмаган бит, улыбыз да ата-бабалар мирасына тугры.
Чыннан да, Кушнаренко районының “Була” туган Карача-Елга авылының тарихта хәрби даны бар. Биредә яшәүче ир-егетләр казаклар хезмәтенә һәм башкорт-мишәр гаскәрләренә җәлеп ителгән. Алар арасында есаул, походный, юртовой старшиналар булган, алар әле 1757 елда ук Пруссиягә каршы алышларда катнашкан. 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан батырлар Русия патшасының иң югары бүләкләренә лаек булган, Бөек Ватан сугышы елларында үз атлары белән генерал Миңнегали Шәйморатов дивизиясенә алынганнарның да истәлекләре яши халыкта.
Данлыклы генерал азат иткән җирләргә янә дошман килеп кергәч, “Була” кебек егетләр янә кулга корал алды.
Моннан берничә ел элек хәләле Заһир абыйны мәңгегә югалткан Миәссәрә апаның еш кына хәлен белеп торырга тырышабыз.
– Минем хәл шул инде, апаем, “Звезда” каналыннан күзне алмыйм, кулдан телефон төшми, – ди ул. – Улым элемтәгә чыккан көнне атлап түгел, очып кына йөрим! Мин аңа: “Прорвемся, улым!” – димен. Ул миңа: “Була ул, әни! Бик тиздән җиңү безнеке була”, – ди. Моңа кадәр ул ышандырган һәрнәрсә тормышка аша килде, монысы да шулай булачак!
Литва урманнарында дошманны дөмектергән Әфган Әхмәровның батырлыгы оныгы Булатка да күчкән, ул да бүген илгә килгән афәткә күкрәген куйган, нацистларга каршы алыша. Кәртәтисе җиңгән, оныгы да, һичшиксез җиңәчәк!
Резида ВӘЛИТОВА.