Ул 2022 елның сентябрендә махсус хәрби операциягә китә. Аны гаиләсе: әти-әнисе, энесе, сеңлесе һәм яраткан кызы көтә. Июнь аенда Эмиль кыска вакытлы ялга кайта һәм Идәш авылында яшьләр оештырган Сабантуйда шатланып катнаша.
Ярышларда катнашканда Эмиль үзе бик сагынып өлгергән авылдашлары белән очрашу мөмкинлегенә нык шатланган. Аның ярдәме һәм актив катнашуы якташлары өчен аеруча зур кыйммәткә ия булган. Алар батыр уллары белән горурлануын белдергән һәм исән-имин туган ягына әйләнеп кайтуын теләгән.
фото: "Зианзори"