Башкортстан Башлыгы «Геройлар вакыты» программасында катнашучылар белән очрашты.
Радий Хәбиров «Геройлар вакыты» федераль кадрлар проектында катнашучылар белән очрашты. Башкортстан Башлыгы СВОда катнашучылар белән аларның киләчәк эш планнары турында фикер алышты. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, хәрби офицерлар укудан соң илнең һәм республиканың идарә итү командасына кушылачак.
"Бу егетләр - „Геройлар вакыты“ федераль программасының икенче агымында катнашучылар. Аны безнең Президент Владимир Владимирович Путин эшләтеп җибәрде, махсус хәрби операция узган сугышчылар үзләренең белемен һәм тәҗрибәсен ил файдасына юнәлтсен, гражданлык өлкәсендә үзләренең иң яхшы кешелек сыйфатларын күрсәтсен өчен. Бу - Русиянең киләчәге", - дип язган Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.
Башкортстаннан «Геройлар вакыты»ның икенче агымында Русия Герое Денис Чернавин, Батырлык ордены кавалерлары Денис Камалетдинов, Илья Миронов һәм Денис Худяков катнашалар. Алар катлаулы сайлап алу үтте һәм федераль программада 20 мең кандидат арасыннан 85 катнашучы исемлегенә керделәр. 7 июньнән хәрбиләр идарә итүнең заманча ысулларын, командада эшләү күнекмәләрен өйрәнә, гражданлык хезмәтендә мөһим булган башка белемнәр ала.
Фото: Башинформ