«Башкортстан Геройлары» кадрлар проектында катнашучылар өченче белем бирү модулен төгәлләде. Семинар, республиканың әйдәп баручы сәясәтчеләрен, депутатларын һәм җәмәгать эшлеклеләрен җәлеп итеп, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлегендә узды.
Укуның өченче этабы кысаларында спикерлар федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге партия проектлары, аралашуның һәм гражданнарны волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итүнең заманча ысуллары, «Бердәм Русия»нең урындагы бүлекчәләре эше турында актуаль мәгълүмат бирде, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкуарлыкка җәлеп итүгә игътибар юнәлтте.
Исегезгә төшерәбез, проект партиянең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров тарафыннан тәкъдим ителгән һәм «Геройлар вакыты» федераль программасының дәвамы булып тора. "Бердәм Русия" аның белем бирү өлешен – СВОда катнашучыларның ихтыяҗларын исәпкә алган һәм партиянең Халык программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган өч модульле тематик программаны тәэмин итте.
"Сүзләр түгел, эшләр - «Бердәм Русия»не менә нәрсә аерып тора. Еллар буе тикшерелгән практика шуны күрсәтә: безнең партия – ул мөмкинлекләрнең гаять зур платформасы, анда һәркем үз урынын таба һәм җәмгыять файдасына үз потенциалын тормышка ашыра ала, – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга партиянең төбәк бүлеге секретареның беренче урынбасары, Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев. - Сезнең тәҗрибәгез - хәрби хәрәкәтләр зонасы аша узган кешеләрнең тәҗрибәсе аеруча кыйммәтле. Без аңлыйбыз, иң төгәл ярдәмне бу сынаулар аша узган кешеләр генә күрсәтә ала. Шуңа күрә безнең өчен сезгә ярдәм итү генә түгел, ә бер-берегезгә ярдәм итә алырлык шартлар тудыру да мөһим».
Эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко «Үз бизнесың» федераль программасын тәкъдим итте һәм СВОда катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында сөйләде.
«Башкортстан Геройлары» төбәк кадрлар проектын гамәлгә ашыру буенча киләчәк планнар турында Башкортстанда СВО ветераннары ассоциациясе рәисе, программаның Иҗтимагый советы секретаре Оскар Ситдыйков сөйләде.
«Башкортстан Геройлары» программасында катнашучылар өчен уку курсын уңышлы тәмамлап, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов алдагы эш перспективалары белән уртаклашты:
«17 июньнән "Бердәм Русия" төбәк кадрлар проекты кысаларында махсус операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен өч укыту модуле үткәрде. Иң мөһиме: битараф егетләр юк , һәркемнең күзе яна. Без ярымфиналчылар белән дә, «Башкортстан Геройлары» финалистлары белән дә тыгыз багланышлар урнаштырдык. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, бу үзара файдалы хезмәттәшлек, партия өчен дә, безнең егетләр өчен дә перспективалар ача, аларның киләчәк үсеше өчен шартлар тудыра. Катнашучылар инде хәзер үк партиянең җирле бүлекләре аша төрле юнәлешләр буенча партия эшенә актив җәлеп ителгән, анда көндәлек эшчәнлекләрендә үзләренең иң яхшы сыйфатларын һәм характер көчен күрсәтә».
«Тыныч тормышка кайту — яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар белән тулы зур юлның башы гына әле», - дип ассызыклады Руслан Насретдинов.