

Егет СВО зонасына 22 февральдән үк китәргә омтылган: махсус хәрби операция башлану белән хәрби комиссариатка килгән, тик аны – әле мыек урыны да каралмаган студентны – ул вакытта кире борганнар. Ләкин УУНиТның Нефтекама филиалы студенты Кирилл үз теләгеннән чигенмәгән, ректоратка барып, академик отпуск алган. Шулай итеп, хәрби хезмәткә юл ачыла.
“Бөтен профессор-укытучылар составына зур рәхмәт, алар мине хуплады. Өстәвенә, бүгенге көнгә кадәр студентлар белән бергә даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәреп торалар. Аллаһ боерса, җиңгәч, һичшиксез укуымны дәвам итәчәкмен”, – ди 25 яшьлек сугышчы.
Сентябрьдә өлешчә мобилизация вакытында Кирилл яңадан военкоматка килә, ләкин аны янә кире боралар. Әмма 2022 елның ноябрендә егет Салават Юлаев исемендәге батальон составында СВО зонасына эләгә. “2022 елның сентябрендә Харьков өлкәсендә ВСУның контрһөҗүме минем өчен хәлиткеч булды. Ул вакытта мин контракт төзергә һәм Харьков юнәлешендә хезмәт итүче егетләргә ярдәм итәргә дигән бердәнбер уй белән яндым, – ди махсус хәрби операциядә катнашучы. – Без барысын да дөрес эшлибез, неонацизмны юк итәргә кирәк!”, – ди яугир.
Кириллның бурычы – дошман очкычларының үз максатына ирешүенә юл куймау. Махсус хәрби операциядә катнашучы сүзләренчә, алгы сафтагы һәркем ни өчен биредә булуын яхшы аңлый. “Барысы да балаларыбыз, Ватаныбыз өчен – якты киләчәк хакына. Без, Русиянең күпмилләтле халкы, Ватан өчен гади булмаган бу чорларны бергә узабыз. Уртак җиңүебезне якынайтуга һәркем үз өлешен кертә: кемдер алгы сафта тир һәм кан түгеп эшли, кемдер тылда гуманитар ярдәм күрсәтә. Ләкин без – бергә, русиялеләрнең җиңелмәс көче шунда”, – ди Кирилл.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре