Аның максаты – махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарны һәм хәрбиләрне дәүләт һәм муниципаль идарә органнарына, шулай ук республика предприятиеләренә җәлеп итү. Программа ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырыла, ә Башкортстанда проектка турыдан-туры республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелек итә.
- Без бу программаны оештырганда, атамасы буенча түгел, ә асылда бүгенге көн, иртәгәге көн дә сезнең кебек кешеләр белән бәйле булсын өчен шартлар тудыруны бик теләдек. Бүген сезнең вакыт, сез - төп геройлар, шуңа күрә программаны “Геройлар вакыты” дип атадык, - диде Владимир Путин.
- Без геройларыбызның җиңү белән туган җиргә кайтуын көтәбез. Алгы сызыкта аларның нәтиҗәле идарәчеләр, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен бик мөһим сыйфатлары формалашкан. Беренче чиратта, бу - намус һәм дәрәҗә, бурычка тугрылык, сатылмаучанлык, Ватанга тугрылык. Ышанам ки, Ватанны саклаучыларның чын патриотизмы һәм җаваплылыгы аларга тыныч хезмәттә Башкортстан һәм Русиянең чәчәк атуы өчен ярдәм итәчәк, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Кушнаренко районыннан «Башкортстан геройлары» проектында катнашучыларның берсе Тимур Акчурин, СВОда катнашучы, район Советы депутаты, коткару хезмәте начальнигы булып эшли.
Тимур район үзәгендә туып үскән. 2008 елда Кушнаренко авылында гимназияне тәмамлый. 2010 елда Русия Хәрби-Диңгез көчләрендә герой-шәһәр Севастопольдә хәрби хезмәт үтә.
Контракт буенча хезмәт итеп кайткач, Юстиция министрлыгы системасында тикшерү изоляторында эшли башлый. Дүрт елдан соң махсус билгеләнештәге эчке гаскәрләрдә хезмәт итүгә контракт төзи. 2017 елда ир-егет отряд составында Чечняда командировкада булган. Ул хезмәт иткән миномет батареясының расчеты дәүләт чиген саклаган.
Гадәти тормышка кайткач, 6нчы янгын сүндерү частеның 22нче отрядына эшкә урнаша. 2023 елда алты айга контракт төзи.
– Мин аңлы рәвештә бу адымга бардым, - ди егет. - Әти-әниләр, дуслар өчен бу шок булды. Моңа әзер идем. Минем Украинада һәлак булган хезмәттәшләремнең үлеме өчен нацистлардан үч аласым килде.
Сугышчының сугышчан көйләнеше Ростов өлкәсендә узган. Анда уздырылган ун көн физик әзерлек, корал белән эш итү буенча даими күнегүләр, шулай ук тактика буенча дәресләр дә булган. Арытаба «Лютый» позывнойлы контрактчыны башта Донецк Халык Республикасына җибәрәләр, ә ике айдан соң Луганск Халык Республикасына күчә.
“Лютый” белән тагын өч Кушнаренко егете дә хезмәт иткән.
- Син кайда гына булсаң да, ракета төшү куркынычы һәрвакыт бар, – дип дәвам итте контрактчы. - Безнең позициягә ул өч тапкыр очып килде. Күрәсез, безгә тимәде.
Ветеран сүзләренчә, алгы сызыктагы тормыш һәм көнкүреш шартларын үзләре тудырган. Гомумән, гадәти солдат көнкүреше иде, ди ул. “Лютый” янына алгы сызыкка ветеран-әфганчы белән бергә әтисе дә килгән булган.
- Без нәрсә өчен сугышканыбызны беләбез, - диде «Лютый». - Махсус хәрби операция ни өчен башланганын беләбез. Киткәндә мин улыма сугышка баруымны әйттем. Барысын да җентекләп аңлаттым. СВОга сугышчан кәеф белән киттем. Мин кая барганымны белдем, бу бит аңлы сайлау иде. Ватанга хезмәт итәргә, бурычка һәм антка тугры булырга теләдем.
Ватанны саклаучының улы Арсен өченче сыйныфта укый һәм инде олыларча фикер йөртә. Иң мөһиме - әтисе белән горурлана.
«Лютый» махсус хәрби операция зонасында Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертте. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан өчен Тимур Акчурин «СВОда катнашучы», «Кавказдагы хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнде.
2023 елда контракт тәмамланганнан соң Тимур туган ягына кайта. Бераз ял итеп алгач, коткару хезмәте начальнигы булып эшли башлый. 2024 елда район Советы депутаты итеп сайлана. Хәрби хезмәткәр «Башкортстан геройлары» проектында катнашырга карар кыла. Анкета тутырудан башлап, берничә этап үтә, аннары махсуслаштырылган тестта катнаша. Тимур Валерьевич актив гражданлык позициясендә тора, яшьләр арасында “Батырлык дәрес”ләрендә, шулай ук районның патриотик чараларында катнаша.
- Беләсезме, минемчә, «Башкортстан геройлары» проекты бик кирәкле һәм вакытлы. Шуны истә тотарга кирәк, дәүләт синең турында кайгырта, һәрьяклап ярдәм итә. Программа шәхсән минем өчен тормышта алга барырга мөмкинлек бирә, - диде Тимур. - Иң мөһиме, һәрбер Ватанны саклаучыга теләсә нинди мәсьәлә буенча ярдәм итү. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнан соң тыныч тормышка кайтырга ничек авыр икәнен ишетеп кенә белмим.
Фото: avangard-kushn.ru