+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 июль 2025, 05:55

«Абрар» ил сагында нык тора!

Башкортстаннан мобилизацияләнүче Русия Оборона министрлыгы белән контракт имзалады.

«Абрар» ил сагында нык тора!«Абрар» ил сагында нык тора!
«Абрар» ил сагында нык тора!

Аскын районыннан «Абрар» позывнойлы сугышчы СВОда хезмәт иткәнче, төньякта вахтачы булып эшләгән, әтисенә гаилә бизнесында ярдәм иткән.
2022 елда ир-егет мобилизацияләнгән. 2024 елда үзен хәрби хезмәткә багышларга карар кыла һәм Русия Оборона министрлыгы белән контракт имзалый. Шуннан соң ул танк дивизиясендә хезмәт итә, ә узган елның декабрендә зенит ракета бригадасына күчерелә һәм хәзерге вакытта шунда хезмәт итә.

Хәзер хәрби хезмәткәр туган авылына гаиләсе белән күрешергә һәм алгы сызыкта хәрби бурычларны үтәү өчен көч җыярга кайткан, дип хәбәр итәләр Аскын районы хакимиятендә.
Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән Башкортстанда яшәүчеләргә 1 700 000 сум каралган, айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас