+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
22 июль 2025, 08:05

"Минем урыным Донбасста", дидем

Регина һәм Владимир Новогородцевлар «Башкортостан» мотоукчылар полкының Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасы составында хезмәт итәләр.

"Минем урыным Донбасста" дидем"Минем урыным Донбасста" дидем
"Минем урыным Донбасста" дидем
«Башкортостан» мотоукчылар полкының Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасы хәрби хезмәткәре Регина Новгородцева - «Гость» һәм аның ире Владимир «Воха» позывное белән 2023 елның маенда Оборона министрлыгы белән контракт имзалаган. Самара өлкәсендә сугышчан әзерлек узганнан соң алар фронтка яралы хәрбиләрнең гомерләрен коткарырга киткән.

Регина Новгородцева күптән түгел кыска вакытлы ялга өенә кайткан иде. Ял көннәре бик тиз үтеп китте, хәзер ул яңадан алгы сызыкта.

"Гражданкада мин поликлиникада, хатын-кызлар консультациясендә, стационарда, ЛОР-шәфкать туташы, процедура шәфкать туташы булып эшләдем. Махсус операция башлангач, минем урыным Донбасста икәнен аңладым. 2023 елда контрактка кул куйдым, - дип сөйләгән Регина "Башинформа“га. - Әзерлекне Рощинск полигонында уздым. Мине Дәүләтов исемендәге медротага тәгаенләделәр. Шул ук бүлекчәдә минем ирем Владимир да хезмәт итә".

Владимир Сергеевич - стоматолог-хирург. Ул Октябрьскийдан. Армиядә бригада врач-стоматологы булып хезмәт итә.

«Воха», әңгәмәгә кушылып, совет чорында белем алган белгечләрнең универсаллар булуын билгеләп үтә. Алар бер үк вакытта стоматологиядә дә, казналык-йөз хирургиясендә дә эшләгән. Болардан тыш, авыл җирендә эшләү, армиядә медицина тәҗрибәсе хәрби шартларда эшләү өчен кирәк булган практик күнекмәләрне туплауга ярдәм иткән.

"Инде алтынчы госпитальдә эшлибез. Фронт яны территориясендәге торак пунктларның берсендә нигезләнәбез. Сугыш шартларында, нигездә, казналык-йөз хирургиясе белән шөгыльләнәбез. Баш һәм муен өлкәсендә кыйпылчыклы җәрәхәтләр алган сугышчыларга операция ясыйбыз, шулай ук бит сөякләре сыну кебек җәрәхәтләрне дәвалыйбыз. Безгә төрле ялкынсыну авырулары булган сугышчылар килә. Теш-казналык өлкәсенең кичектергесез халәтләре буенча ярдәм күрсәтәбез", - ди Регина Новгородцева.

Регина Новгородцева һәм аның полкташлары Башкортстанга «Газель» базасында җиһазландырылган мобиль стоматология кабинетын комплектацияләү рәвешендә полкка бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүләре, шулай ук өзлексез эш һәм медицина чыгымнары өчен барлык комплектлаучы әйберләр белән тәэмин итүләре өчен рәхмәтле.

"Воха", "Гость" һәм аларның ак халатлы хезмәттәшләре хәрбиләрне тәүлек буе, бәйрәм һәм ял көннәренә тәнәфессез кабул итәләр. Аларга «Башкортостан» полкы солдатлары һәм офицерлары гына түгел, ә дошманны кысрыклауны дәвам иткән Русия армиясенең башка Кораллы көчләр бүлекчәләре дә килә.

Фото: Регинаның шәхси архивыннан.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас