+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
22 июль 2025, 16:20

Радий Хәбиров "Башкортстан Геройлары" финалистлары белән очрашты

Бүген Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортостан Геройлары» программасы финалистлары белән очрашты.

Радий Хәбиров "Башкортстан Геройлары" финалистлары белән очраштыРадий Хәбиров "Башкортстан Геройлары" финалистлары белән очрашты
Радий Хәбиров "Башкортстан Геройлары" финалистлары белән очрашты
«Башкортстан Геройлары» республика кадрлар проекты – ил Президенты башлангычы белән гамәлгә куелган «Геройлар вакыты» федераль программасы аналогы.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, программаның төп максаты – СВОда катнашучыларга тыныч тормышка яраклашуда ярдәм итү, тирән белемгә, патриотизмга һәм җаваплылыкка таянып, республика шәһәрләре һәм районнарының икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерергә сәләтле белгечләр һәм идарәчеләр командасын әзерләү.

"Катнашучыларны теркәү саны буенча без илдә беренче урынны алдык. Бу СВО ветераннарының безнең проектка ышанычын, республика үсешенә үз өлешләрен кертергә әзер булуын күрсәтә. Проект кысаларында сез гамәлдәге законнар, дәүләт һәм муниципаль идарә практикасы, гомумдәүләт проектлар, дәүләт, шул исәптән республика программалары турында яңа белемнәр алачаксыз. Безнең икътисад, социаль өлкә, территорияләр үсеше үзенчәлекләре турында белерсез", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы шулай ук программа финалистларының сорауларына җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Башкортстан Геройлары» программасы 2025 елның 24 февралендә старт алды.

Программада катнашу өчен СВОда катнашучылардан 2026 гариза кергән. 927 кеше тест үткән.

Фото: Азат Гиззатуллин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас