+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
22 июль 2025, 16:25

СВО ветераннарына махсус автомобильләр тапшырылды

Бүген Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров СВО ветераннары Эмиль Еникеевка һәм Виталий Михайловка кул белән идарә ителә торган автомобиль ачкычларын тапшырды.

СВО ветераннарына махсус автомобильләр тапшырылдыСВО ветераннарына махсус автомобильләр тапшырылды
СВО ветераннарына махсус автомобильләр тапшырылды
Исегезгә төшерәбез, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды авыр җәрәхәтләр алган махсус хәрби операция ветераннарын техник реабилитация чарасы сыйфатында кул белән идарә ителә торган автомобильләр белән тәэмин итә.

Еникеев Эмиль Вадим улы, махсус хәрби операция ветераны, мобилизацияләнгән, рядовой, артиллерист һәм штурмовик булган, яраланган, аяклары ампутацияләнгән I группа инвалиды. Уфада яши. Башкорт дәүләт педагогия университетын, музыка бүлеген тәмамлый. «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының спорт чараларында катнаша. Аяк һәм бот протезлары белән тәэмин ителгән, шулай ук хәзерге вакытта адаптив кием көтә. II дәрәҗә "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән.

Михайлов Виталий Владимирович - махсус хәрби операция ветераны, ирекле, ефрейтор. Яраланганнан соң I группа инвалид булып тора. Миякә районыннан, дүрт бала тәрбияли. Хәзерге вакытта вакытлыча Миякә һәм Стәрлетамак районнары хәрби комиссариатында эшли. Виталий Владимирович "Батырлык өчен" медале, Батырлык ордены һәм генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнгән.

Республика Башлыгы ветераннарга батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото:Азат Мухамедьянов

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас