

Бүген Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгы Денис Ирназаров махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты. Ул хәрбиләрнең туганнарына индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре сатып алуга тотылган чыгымнарны каплауга сертификатлар тапшырды.
Сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең әлеге чарасы Агыйделдә 2024 елда кабул ителгән. Денис Ирназаров сүзләренчә, ярдәм СВОда катнашучыларга шәһәр чикләрендә җир кишәрлеге сатып алу чыгымнарын 100 процентка каплау мөмкинлеге бирә.
Бүгенге көндә бу мөмкинлектән махсус хәрби операциянең сигез катнашучысы файдаланды.
- Озакламый Агыйделдә яңа урам пәйда булачак, анда СВОда катнашучылар үз йортларын салачак, - диде Денис Ирназаров.