Республиканың махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кадрлар проектына Русиянең 40 төбәгеннән 2 меңнән артык хәрби хезмәткәр гариза биргән. Шулардан 70 кеше финалга үтте. 21 июльдә дүрт белем бирү модуленең беренчесе старт алды. Бер елга исәпләнгән программага шулай ук модульара уку һәм практик стажировкалар керә. Аларны Президент академиясенең югары идарә мәктәбе белән берлектә гамәлгә ашыралар.
“Башкортстан геройлары” программасы финалчыларын сәламләп, Радий Хәбиров аларга Ватанга хезмәт иткән өчен рәхмәт белдерде, уңышлы укуларын, яңа идеяләр һәм казанышлар теләде.
– Без “Башкортстан геройлары” проектына бик җитди карыйбыз. Бу – Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән “Геройлар вакыты” федераль кадрлар программасының дәвамы. Анда катнашуга гаризалар саны буенча республика илдә беренче урынны алды. Бу СВО ветераннарының проектка ышанычы, төбәк үсешенә үз өлешен кертергә әзер булуы турында сөйли. Һәр финалчыга үзебезнең идарә командасыннан остазларны беркеттек. Сезгә Башкортстанның үсеше, идарә эшчәнлеге нигезләре турында белем бирәчәкбез. Укуны тәмамлаганнан соң, өстенлекләрегезне исәпкә алып, сезне төрле дәрәҗәдәге җитәкче вазыйфаларга тәкъдим итәчәкбез, – диде Радий Хәбиров.
Очрашу “сорау-җавап” форматында дәвам итте. Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, һәлак булган СВОда катнашучылар истәлегенә Уфада мемориал төзергә планлаштырыла. Мондый обелисклар һәм аллеялар республиканың һәр муниципалитетында барлыкка киләчәк.
Очрашуда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен психологик ярдәм үзәген булдыру турында да тәкъдим яңгырады.
– Мин мондый башлангычка уңай карыйм. Без сезгә андый үзәкне ачуда ярдәм итәргә әзер. Бу аерым учреждение дә, гамәлдәге структуралар
составында да булырга мөмкин. Мәсәлән, Уфада Совет урамындагы бинаны “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының төбәк филиалына тапшырырга планлаштырабыз. Бу мәйданчыкта мондый эшчәнлекне дә алып барырга мөмкин, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларны төбәкнең эре компанияләрендә эшкә тәкъдим итү башлангычын хуплады.
– Без сезне дәүләт власть органнарына гына түгел, Башкортстанның әйдәп баручы предприятиеләренә дә тәкъдим итәчәкбез. Кешеләрнең югалып калмавы, үз мөмкинлекләрен туган җирендә тормышка ашыра алуы мөһим, – диде ул.
Очрашу кысаларында “Патриот” паркы үсеше турында да фикер алыштылар. СВОда катнашучыларның берсе биредә һава-десант күнекмәләр комплексы төзергә тәкъдим итте. Радий Хәбиров идеяне хуплады. Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, аның мондый мәйданчык булдыру турында уйлаганы булган һәм паркта андый объектларны урнаштыру өчен барлык мөмкинлекләрнең дә булуын ассызыклады.
Очрашу ахырында Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов төбәк җитәкчесенә СВОда булган бер офицерның “Башкортстан геройлары” проектын оештыручыларга Рәхмәт хатын тапшырды.
Чара кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлек мөмкинлекләре чикле махсус хәрби операция ветераннарына кул белән идарә ителә торган автомобильләр тапшырды.
Алар арасында – уфалы Эмиль Еникеев та бар. Ул 2022 елның сентябреннән 2024 елның февраленә кадәр СВОда катнашкан. Артиллерист, аннары штурмовик булып хезмәт иткән. Сугышчан бурычын үтәгәндә ул каты яралана. II дәрәҗә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Демобилизацияләнгәннән соң ветеран музыка белән шөгыльләнә, “Ювинталь” коллективын җитәкли, Бөтенрусия иҗади конкурсларында һәм спорт чараларында катнаша, актив тормыш алып бара.
Башкортстан Башлыгы Эмиль Еникеев һәм башка бүләкләнүчеләр белән аралашты, аларга уңышлар теләде. СВО ветераннары Радий Хәбировка махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Гөлия Гәрәева.