+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
28 июль 2025, 04:45

Өч тоннадан артык ярдәм илткәннәр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча махсус хәрби операция зонасына республика хәрбиләре өчен адреслы ярдәм белән 156нчы гуманитар конвой китерелде.

Өч тоннадан артык ярдәм илткәннәрӨч тоннадан артык ярдәм илткәннәр
Өч тоннадан артык ярдәм илткәннәр
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гуманитар йөк төбәкнең 8 муниципаль берәмлеге, иҗтимагый берләшмәләр, шулай ук битараф булмаган гражданнар белән берлектә формалаштырылган. Йөк махсус хәрби операциядә катнашучы 24 хәрби бүлекчә өчен билгеләнгән.

Шул ук вакытта, Ярмәкәй районыннан гуманитар конвой СВО зонасына 3,5 тонна төрле кирәк-ярак китергән. Колоннаны муниципалитет хакимияте башлыгы Рөстәм Әлимгафаров җитәкли. Якташлар ярдәме Луганск һәм Донецк халык республикаларында, шулай ук Запорожье өлкәсендә һәм Белгород өлкәсенең чик буе территорияләрендә хәрби бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләргә барып җиткән.

Рөстәм Әлимгафаров хәбәр иткәнчә, сугышчылар батырларча  хезмәт итә. Алар туган якларына сәлам әйтә һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.  

Урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән чираттагы колонна юл тотачак, дип билгеләп үтә Рөстәм Әлимгафаров.

Фото: "telegram-канал главы администрации Ермекеевского района Рустама Алимгафарова"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас