+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
28 июль 2025, 09:30

Сугышчыларыбыз ярдәмсез калмый!

Уфада «Рәхәттә» фестивалендә СВОда катнашучыларга мунча тапшырдылар.

Сугышчыларыбыз ярдәмсез калмый!Сугышчыларыбыз ярдәмсез калмый!
Сугышчыларыбыз ярдәмсез калмый!
Солдатлар үзләре әйтүенчә, аларның артында берничә хәрби операция, шул исәптән чит илдә дә. Хәрбиләр солдатларга бүләк ителгән мунчага имән себерке бәйләгән Әфган сугышы ветераннары белән дә очрашты.

- 2025 ел Русиядә - "Ватанны саклаучылар елы", ә Башкортстанда — "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы" дип игълан ителде. Һәм бу юнәлештә эш — безнең төп бурычларыбызның берсе, - дип билгеләп үтте тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева. - Егетләргә хезмәтләре, рух ныклыгы, яклавы өчен бик рәхмәтлебез. Туган якның эссе мунчасы аларга тугры хезмәт итсен.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас