

Сугышчыларны Башкортстан Башлыгы исеменнән сәламләделәр һәм алгы сызыкта күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров берничә тапкыр ассызыклаганча, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү - республика хакимиятенең төп бурычы.
"Без өстенлекләрне билгеләдек: сугышчыларыбызга, аларның гаиләләренә ярдәм итү, илнең оборона куәтен тәэмин итү. Чын дөресен әйткәндә, дистәләгән мең егетләребез анда гомерен куркыныч астына куеп сугыша, моңардан да мөһимрәк нәрсә бармы икән? Аларга ярдәм итүдән мөһимрәк нәрсә бармы икән? Бу - иң мөһиме", - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru