+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 июль 2025, 06:06

"Башкортстан геройлары" укуын дәвам итә

Ил Президенты Владимир Путин игълан иткән "Геройлар вакыты" программасы кысаларында гамәлгә ашыпылган "Башкортстан геройлары" кадрлар программасы финалчылары укуын дәвам итә.

"Башкортстан геройлары" укуын дәвам итә"Башкортстан геройлары" укуын дәвам итә
"Башкортстан геройлары" укуын дәвам итә

"Башкортстан геройлары" кадрлар программасы финалчылары укуын дәвам итә. «Бердәм Русия»нең Башкортстандагы төбәк бүлеге башкарма комитеты башлыгы Руслан Насретдинов «Патриот» хәрби-патриотик паркында лекция укыды.

Әңгәмә ачыктан-ачык һәм конкрет килеп чыкты. Катнашучылар халык программасы, партия проектлары, сайлау кампанияләре һәм аларның нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук, музыкант һәм җәмәгать эшлеклесе Рамил Бадамшин финалчылар алдында чыгыш ясады. Катнашучылар Ватанга һәм ватанпәрвәрлеккә багышланган җырлар тыңлады.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас